Тәрҗемәи хәле

Абдулла Вәлиев 1922 елда Бакай авылында (хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы) туа[1]. Милләте — татар[2]. Башлангыч белем ала, күмәк хуҗалыкта эшли. 1941 елның сентябрендә Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла. 1942 елның гыйнварыннан — Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елның июленнән Үзәк фронтның 60 нчы армиясендә 280 нче укчылар дивизиясенең 1031 нче полкының 1 нче укчылар батальонында сугыша. Курск дугасында һәм Днепр өчен сугышларда батырлык күрсәтә[3].

1943 елның 13 июлендә Курск өлкәсенең Троснянский районы биләмәләрендәге сугышта Абдулла Вәлиев хезмәт иткән взвод дошманның өч атакасын кире кага. Сан ягыннан өстен булуларына карамастан, немец подразделениеләре, 300 солдатын һәм өч офицерын югалтса да, биеклекне яулап ала алмый. Сугышта Вәлиев ике тапкыр яралана, ләкин ярдәм килгәнгә кадәр сугыш кырын ташлап китми. Аннан соңгы сугышларда ул дүрт пулемёт һәм 17 дошман солдатын юк итә. 24 еннән 25 сентябрьгә каршы төндә Абдулла Вәлиев төркем составында Украина ССР Чернигов өлкәсенең Рыбный Промысел авылы янында Днепр аша чыга. Төркем плацдармны яулап ала һәм, дошманның 12 контратакасын кире кагып, 42 сәгать дәвамында аны тотып тора. Бу сугышта Абдулла Вәлиев ике пулемёт һәм тугыз немец солдатын юк итә[2].

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 17 октябрь Указы белән кызылармеец Абдулла Вәлиевкә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[4].

1944 елның 24 гыйнварында сугышта һәлак була, Ленинград өлкәсенең Гатчина районы Туганицы авылында җирләнгән[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән 2025 елның 20 октябрендә Советлар Союзы Герое Абдулла Хәбибулла улы Вәлиев исеме Башкортстан Республикасы Кушнаренко муниципаль районының Бакай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[6][7];
  • Бакай авылында Абдулла Вәлиевкә һәйкәл куелган.

Искәрмәләр

  1. И. Ғ. Кәримова. Вәлиев Абдулла Хәбибулла улы (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
  2. 1 2 Абдулла Вәлиев «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  3. Валеев Абдулла Хабиевич (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. [рус.]
  4. 1 2 Валеев Абдулла Хабиевич. Герой Советского Союза «Подвиг народа» сайтында
  5. ОБД «Мемориал»: Валеев Абдулла Хабиевич
  6. Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. [рус.]
  7. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. [рус.]

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз.
  • Подвиги Героев Советского Союза. — М., 1981.
  • Славные сыны Башкирии. — Книга 1. — Уфа, 1965.
  • Книга: Шёл парнишке в ту пору.