Айдар Юнысов

Айдар Юнысов, Айдар Рәшит улы Юнысов (1987 елның 18 феврале) ― виртуоз музыкант-баянчы, композитор, җырчы-автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты (2023). Баянчы Алмаз Юнысовның игезәге.

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 18 февралендә Башкортстан АССР, Илеш районы, Түбән Череккүл авылында туа. Игезәк туганы Алмаз, сеңлесе бар. Кечкенәдән сәнгать (музыка) юлын сайлый. Югары Яркәй музыка мәктәбендә баян классында укый (укытучысы Люция Рәфкать кызы Хөсниярова), район күләмендә уздырылган «Илеш сандугачы» конкурсында катнашып, икенче урын ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Уфа сәнгать училищесының баян классына укырга керә. Укыганда ук сәхнәгә баянчы булып чыга. «Яшик бу дөньяны яратып» исемле җырны училищеның дүртенче курсында яздыра, аны Салават Фәтхетдинов башкара. Язган җырлары белән 2006—2007 елларда тамашачыга таныла башлый. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать академиясенә укырга керә, 2011 елда тәмамлый[1].

2008 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театрында концертмейстер булып эшли. Җиде ел әлеге театрда эшләү чорында күп спектакльләрдә катнаша, җырлар иҗат итә. Параллель рәвештә, җырчылар Вәсилә Фәттахова, Әнвәр Нургалиев, Вилдан Фәйзуллин төркемнәрендә, «Ихлас-моң» җыр театрында эшли[2] (беренче турны үзләренең авылларыннан башлыйлар ― 8 мартка бүләк йөзеннән авылдашларына бушлай концерт куялар). 2015 елда (театрда директор алышынгач) Уфа дәүләт «Нур» татар театрыннан эштән китә.

2015 елда игезәк туганы Алмаз белән Уфа үзәгендә тавыш яздыру студиясе ачып, мөстәкыйль эшли башлыйлар. Айдар үзе күбрәк оештыру, планлаштыру, афиша ясату, дизайн мәсьәләләре белән, Алмаз аранжировка, тавыш яздыру белән шөгыльләнә[3]. Ешрак Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков кебек җырчылар белән эшлиләр. Җырларны Әнвәр Нургалиев, Лилиана Ирназарова, Мирхәт Гайсин, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар башкаралар.

2016 елда Башкортстаннан, Татарстаннан баянда уйнап җырлаучы игезәк яшүсмерләрне катнаштырып, «Игезәкләр шоу» проекты башлап җибәрәләр (2016 елда алты пар игезәк катнашкан була).

Уфада беренче зур концертлары 2013 елда куела, шуннан бирле ел саен Уфаның иң зур залы ― «Яшьләр сарае»нда концертлары уза. Социаль проектларда катнашалар. «Созвездие талантов» кокурсында катнашучы талантлы авыру балаларга студиядә җырлар яздырырга, клиплар төшерергә ярдәм итәләр.

Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең дәүләт менеджменты кафедрасында магистратурада читтән торып укый.

2023 елның сентябрендә «Китап» нәшриятында «Аклы-каралы дөнья» китабы чыга, анда Юнысовларның популяр җыр текстлары кертелә[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Азалия, Стәрлетамактан, БР халык артисты Фәим Әхмәтҗанов (1964―2022) кызы. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр бүлеген тәмамлый, «Нур» театрында эшли. Бер уллары бар.

Әдәбият

Мәкаләләр
  • Лилия Йосыпова. «Табиблар безне, исән калмаслар, дигән булган». «Ирек мәйданы», 4.04.2024, № 13 (705), 8-9нчы бит.