Академик Кирпичников урамы (Казан)
Академик Кирпичников урамы, Петр Кирпичников урамы (рус. Улица академика Кирпичникова) — Казанның Совет районындагы урам. Академик Губкин урамы белән киселештә башлана. Академик Арбузов урамы белән киселештә тәмамлана. Пионер, А. Попов, 8 Март урамнары белән кисешә. КХТИ ректоры Петр Анатолий улы Кирпичников (1913-1997) исемен йөртә. Почта индексы 420029.
Тарих
Элекке исеме Октябрьнең 50 еллыгы урамы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урамның исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан химик-технолог, КХТИның ректоры, профессоры булып эшләгән, РСФСР атказанган фән эшлеклесе, ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы, академик, талантлы оештыручы Петр Анатолий улы Кирпичников (1913-1997) истәлегенә Академик Кирпичников урамы итеп үзгәртелә[2].
Игътибарга лаек обьектлар
- Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (элекке КХТИ) биналары (Л, М корпуслары)
- Үзәк шәһәр китапханәсе