Петр Кирпичников
Петр Кирпичников, Петр Анатолий улы Кирпичников (рус. Кирпичников Пётр Анатольевич, 1913 елның 5 гыйнвары, Вятка губернасы, Санчурск — 1997 елның 26 марты, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан химик-технолог, Казан химия-технология институты ректоры (1964-1988), профессор (1965 елдан), техник фәннәр докторы (1972). РСФСР (1975) һәм ТАССР (1969) атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА мөхбир-әгъзасы (1976), БР (1991) һәм ТР (1992) ФА шәрәфле академигы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе атказанган химигы (1979), атказанган уйлап табучысы (1985).
Тәрҗемәи хәле
1913 елның 5 гыйнварында Вятка губернасы (хәзерге Киров өлкәсе Санчурск районы) Санчурск өяз шәһәрендә (1923 елдан авыл, 1944 елдан штб) земство табиблары гаиләсендә туган. Туган авылында мәктәп тәмамлагач (1930), укый-яза белмәүчелекне бетерү өлкәсендә эшли. Пермь химия-технология институтына укырга керә, аннан Мәскәүгә химия-технология институтына күчеп, 4 ел укый. Казан химия-технология институтын (КХТИ) тәмамлый (1936). А.Е. Арбузов җитәкчелегендә синтетик каучык өлкәсен сайлый. 1936-1940 елларда С.М. Киров исемендәге Казан синтетик каучык заводында аппаратчы, техник бүлек башлыгы урынбасары булып эшли. Заводта чыккан авария сәбәпле, яшь галимгә кулга алыну да яный. 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышы башлангач, 1940 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 9нчы Һава армиясенең җир өсте (ягулык-майлау матдәләре белән тәэмин итү) хезмәте офицеры лейтенант П.А. Кирпичников сугышта Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1945-1947 елларда Казан химия-технология институтында, Г.Х. Камай җитәкләгән төп органик синтез кафедрасында укыта.
1947-1954 елларда Шкопау шәһәрендә (АДР) «Буна» нефть химиясе комбинатында баш инженер һәм киңәшче булып эшли. 1960-1961 елларда Көнчыгыш Кытай технология институтында (КХР) эшли.
1954 елдан яңадан Казан химия-технология институтында: факультет деканы (1957), синтетик каучык технологиясе кафедрасы мөдире (1960-1987), бер үк вакытта проректор (1961 елдан), ректор (1964-1988), профессор (1965 елдан), ректор киңәшчесе һәм Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе химия һәм нефтехимия сәнәгате министрлыгының эластомерлар барлыкка китерү үзәге фәнни җитәкчесе (1988-1997). 1982-1987 елларда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА Казан филиалы президиумы рәисе[1].
1997 елның 26 мартында үзенең эш кабинетында вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән.
Фәнни эшчәнлеге
1956 елда кандидатлык, 1972 елда докторлык диссертацияләре яклый[2]. Гыйльми эзләнүләр өлкәсе: химия һәм органик синтез нигезләренең, югары молекуляр тоташмаларның, синтетик каучык һ.б. полимерларның һәм аларны стабильләштерүнең химик технологиясе. Полисульфид һәм уретан эластомерларны тикшерү өлкәсендә хезмәте зур. 500 фәнни хезмәт, югары мәктәп өчен 12 дәреслек авторы, 330 уйлап табу патенты иясе. 14 фән докторы, 70тән артык фән кандидаты әзерләгән.
Китаплары
| Китаплары |
|---|
|
Җәмәгать эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе (1989)
- Ленин ордены (1971)
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1981)
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- Кызыл Йолдыз ордены
Хәтер
- КХТИ бинасы диварына истәлек тактасы беркетелгән.
- 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Казанның Совет районындагы Октябрьнең 50 еллыгы урамы Академик Кирпичников урамы итеп үзгәртелә[3].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 14 (Ки-Ко). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6
Әдәбият
- Дьяконов Г.С. Пётр Анатольевич Кирпичников. К 90-летию со дня рождения (1913-1997). «Российский химический журнал», 2003, т. XLVII. № 2.
- Пётр Анатольевич Кирпичников. К 100-летию со дня рождения (1913-1997). «Высокомолекулярные соединения» (журнал), 2013, № 2. ISSN: 2308-1120
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Председатели Казанского научного центра, archived from the original on 2017-05-04, retrieved 2017-08-20
- ↑ Пётр Анатольевич Кирпичников. К 100-летию со дня рождения
- ↑ Постановление Главы администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2018-10-11, retrieved 2017-08-20