Александр Бородин (1950)
Александр Ильич Бородин (19 июль 1950, Лесные Локотцы[d], Орёл өлкәсе) — Совет һәм Россия хәрби башлыгы, генерал-майор (1985). Казан югары хәрби команда-инженер ракета гаскәрләре училищесы начальнигы (1993—2007), Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы (2006—2013). Россия Федерациясенең атказанган хәрби белгече, техник фәннәр кандидаты, профессор.
Тормыш юлы
1950 елның 19 июлендә Липецк өлкәсенең Становляное районы, Лесные Локотцы авылында туган[1].
Хәрби хезмәте
Училищены тәмамлаганнан соң команда вазыйфаларында хезмәт итә:
- 1970—1972 — курсантлар взводы командиры;
- 1972—1975 — старт батареясы командиры;
- 1975—1980 — хәрби часть штабы начальнигы;
- 1980—1982 — хәрби часть командиры;
- 1982—1984 — округ штабының өлкән офицеры;
- 1984—1986 — берләшмә штабы начальнигы;
- 1986—1993 — ракета берләшмәсе командиры.
1989-1993 елларда М. Н. Чистяков исемендәге Казан югары хәрби команда-инженер ракета гаскәрләре училищесы башлыгы вазифасын били[3]. 2006—2013 елларда — Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы.
2013 елда хәрби хезмәттән запаска чыгарыла.
Иҗтимагый эшчәнлеге
2016 елдан — Татарстан Республикасындагы «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы[4][5].
2021 елның 19 маенда VIII чираттан тыш конференциядә «Татарстан Республикасы ветераннар (инвалидлар) берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайлана[4].
Бүләкләре
Дәүләт һәм ведомство бүләкләре
- «Хәрби казанышлар өчен» ордены;
- Почёт ордены;
- Дуслык ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены ;
- Александр Невский ордены (2026)[6];
- «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале II дәрәҗә;
- «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (СССР);
- «СССР Кораллы Көчләре ветераны» медале;
- «СССР Кораллы Көчләренә 60 ел» юбилей медале;
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале I, II, III дәрәҗә;
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2025)[7].
Төбәк һәм иҗтимагый бүләкләре
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены;
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме;
- Россия Федерациясенең атказанган хәрби белгече;
- Казан шәһәренең Мактау китабына кертелгән;
- «Дуслык» ордены (2025) — яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[8].
Искәрмәләр
- ↑ Татьяна Завалишина. Генерал-майор Александр Бородин: «И сыновья мои, и внук – все военные!» (рус.). БИЗНЕС Online (23 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ Генералы — выпускники института разных лет. Тульский артиллерийский инженерный институт. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026. Архивировано 3 февраль 2020 года.
- ↑ Бородин Александр Ильич. Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2024.
- ↑ 1 2 Руководитель «Юнармии» возглавил Союз ветеранов в Татарстане. Татар-информ (20 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2024.
- ↑ Генерал-майор Александр Бородин рассказал о том, как молодежь учат любить и защищать Родину | Татарстан 24 (рус.). tatarstan24.tv (22 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ Путин присвоил Абдулганиевой звание заслуженного врача РФ и наградил еще троих татарстанцев (рус.). Бизнес Онлайн (11 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ Руководитель регионального отделения «Юнармия» награждён Почётной грамотой Министерства обороны РФ (рус.). Министерство образования и науки Республики Татарстан (28 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (19 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.