Алексей Ерёменко
Алексе́й Алексе́й улы Ерёменко (Алексе́й Ерёменко, рус. Алексе́й Алексе́евич Ерёменко, фин. Alexei Eremenko; 24 март 1983, Ростов-на-Дону, Ростов өлкәсе, РСФСР, СССР) — фин һәм Россия футболчысы, ярымсакчы. Финляндия җыелма командасы өчен чыгыш ясый.
Тормыш юлы
Совет футболчысы Алексей Ерёменконың улы, Ростов-на-Донуда туган. Җиде яшендә атасы белән бергә Финляндиягә, Якобстад шәһәренә күчеп килә. 2003 елда Финляндия гражданлыгын ала. Энеләре Роман һәм Сергей — шулай ук футболчылар. «Ерёма»[3] һәм «Финн»[4] кушаматлары белән дә билгеле.
Клуб карьерасы
Финляндия чемпионатының югары лигасында 2001 елда «Йокерит» командасында дебют ясый. ХИК командасы составында ике тапкыр Финляндия чемпионы була һәм бер тапкыр ил Кубогын яулый.
2004 елда Италиянең «Лечче» клубы белән контракт төзи.
2006 елның гыйнварында Раменское шәһәренең «Сатурн» клубына күчә. Ул һөҗүмче булып саналса дә, ярымсакчы позициясендә уйный. «Спорт» телеканалының «Футбол России» тапшыруы версиясе буенча 2007 елгы Россия чемпионатының иң яхшы голы авторы (6 октябрьдә Мәскәүнең «Динамо» капкасына 25 метрдан сугылган туп).
2008 ел сезонында Ерёменко Россия чемпионатының 19 матчында уйнап, бер гол кертә һәм Интертото Кубогында катнаша.
2009 елның 29 июлендә Харьковның «Металлист» клубына күчә[5]. Дебют матчында (Европа Лигасында Хорватиянең «Риека» клубына каршы) гол кертә.
2010 елда аренда хокукында Финляндиянең «Яро», аннары Шотландиянең «Килмарнок» клубларында уйный. 2011 елның 29 августында Казанның «Рубин» клубы белән контракт төзи[6]. Казан клубында үзенең энесе Роман белән бергә уйный. Ике бертуганның трансферы өчен барлыгы 13,5 млн евро түләнә[7].
2013 елның июнендә Казахстанның «Кайрат» клубына күчә[8], әмма ноябрьдә контрактны өзә. 2014 елда кабат «Килмарнокка» кайта. Уенчы карьерасын 2017 елда тәмамлый[9].
Уенчы карьерасын тәмамлаганнан соң
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Финляндия чемпионы (2): 2002, 2003;
- Финляндия Кубогы иясе (1): 2003;
- Россия Кубогы иясе (1): 2011/12;
- Россия Суперкубогы иясе (1): 2012.
Искәрмәләр
- ↑ Aleksey Eremenko Jr. // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Alexei Eremenko // FBref.com [неопр.]
- ↑ Роман Ерёменко в «Спартаке». Зачем? soccer.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
- ↑ Роман Бабаев: «Дисквалификацию Ерёменко сократят максимум на полгода». Спорт-Экспресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
- ↑ Алексей Ерёменко — игрок Металлиста! Официальный сайт «Металлиста».
- ↑ Алексей Ерёменко перешёл из «Металлиста» в «Рубин». Sports.ru.
- ↑ Киевское «Динамо» продало Ерёменко в «Рубин». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2013.
- ↑ Полузащитник «Рубина» Алексей Ерёменко продолжит карьеру в «Кайрате». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2013.
- ↑ Aleksey Eremenko Jr. — Manager profile. Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
- ↑ Alexei Eremenko, international football player. eu-football.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
- ↑ Aleksey Eremenko Sr. — Manager profile. Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.