Алексей Калганов

Алексей Нестерович Калганов (25 март 1921, Яңа Куганак, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d]16 апрель 1990, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, танкка каршы истребитель артиллерия полкының туп командиры, гвардия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәле

Алексей Калганов 1921 елның 25 мартында Уфа губернасының Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы), Яңа Куганак авылында крестьян гаиләсендә туа[1].

Мәктәптә 7 сыйныф тәмамлап, күмәк хуҗалыкта эшли.

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышында: Воронеж, Брянск, Үзәк, I Белоруссия фронтларында сугыша. Яралана, контузия ала[2].

Берлинга кергәндәге сугышларда һәм урам сугышларында батырлык күрсәтә. 1945 елның 23-25 апрелендә расчет белән турыдан-туры төбәп 2 танкны, 3 зенит тубын, 2 пулеметны, 15 фаустникны, автоматчылар төркемен юк итә. Сугышларның берсендә яралана, әмма сафта кала, фашистларның тагын ике танкын яндыра һәм берничә солдатын үтерә[2].

Командованиенең хәрби биремнәрен төгәл үтәгәне һәм каһарманлык, батырлык күрсәткәне өчен 1945 елның 31 маенда аңа «Советлар Союзы Герое» исеме бирел[3]ә.

1946 елда демобилизацияләнә. Авыл хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләренең партия мәктәбен тәмамлый. 1967 елда Уфага килә, витамин заводында эшли.

1990 елның 16 апрелендә вафат була[1], Уфада җирләнгән[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 елның 12 декабрендәге 613 нче Карары белән Советлар Союзы Герое Алексей Нестерович Калганов исеме Кырмыскалы авылы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[4];
  • Кырмыскалы районының Яңа Куганак һәм Кырмыскалы авылларында Герой исеме белән урамнар аталган[5];
  • Кырмыскалы районы Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыгының мактаулы колхозчысы[5];
  • Курск шәһәренең мактаулы гражданины[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 И. Ғ. Кәримова. Калганов Алексей Нестерович (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (17 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026. [башк.]
  2. 1 2 3 Калганов Алексей Нестерович (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026. [рус.]
  3. 1 2 3 Калганов Алексей Нестерович (рус.). Проект Министерства обороны Российской Федерации «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026. [рус.]
  4. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 12.12.2025 № 613 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (12 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026. [рус.]
  5. 1 2 Калганов Алексей Нестерович (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026. [рус.]

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.

Сылтамалар