Алексей Миллер

Алексей Миллер, Алексей Борис улы Миллер (алман. Aleksey Miller, рус. Алексей Борисович Миллер, 1962 елның 31 гыйнвары, СССР, РСФСР, Ленинград) — Россия Федерациясе дәүләт эшлеклесе, идарәче, икътисадчы, 2001 елдан «Газпром» җитәкчесе, «Газпромбанк»ның директорлар шурасы рәисе.
Россия Федерациясе футбол берлегенең вице-президенты (2010 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты (1989). Forbes исәпләве буенча, 2016 елда хезмәт хакы — $ 17,7 млн була[1]. Россия Федерациясе Хезмәт Герое (2022).

Тәрҗемәи хәле

undefined

1962 елның 31 гыйнварында Ленинградта авиация өчен борт җиһазлары эшләнүче ябык саклану предприятиесе — «Ленинец» фәнни-җитештерү берләшмәсе эшчеләре булган совет алманнары гаиләсендә туа. Әтисе рактан иртә вафат булганга күрә, әнисе тәрбиясендә үсә. «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча Ленинград финанс-икътисад институтын (ЛФЭИ, хәзер Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университеты) тәмамлый (1984). Аспирантура тәмамлап, икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1989).

Хезмәт юлы

1984 елда торак-гражданнар төзелеше буенча «ЛенНИИпроект» проект институтының генераль план остаханәсендә эшли.

1990 елда ЛФЭИ кече фәнни хезмәткәре, Ленинград шәһәр шурасы (Ленсовет) башкарма комитетының икътисади реформа комитетының бүлекчә җитәкчесе. Ул чорда икътисади реформа комитеты рәисенең урынбасары булып Алексей Кудрин (булачак Россия Федерациясе финанс министры), Ленсовет башкарма комитеты башлыгы урынбасары булып Анатолий Чубайс (булачак Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры) эшли.

1991-1996 елларда Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитетында эшли: тышкы иктисади элемтәләр идарәсенең базар конъюнктурасы бүлеге җитәкчесе, тышкы икътисади элемтәләр идарәсе башлыгы, комитет рәисе урынбасары. 1991 елдан башлап аның турыдан-туры җитәкчесе булып В. В. Путин (булачак Россия Федерациясе Президенты) тора.

1996 елда Санкт-Петербургның экс-мэры Анатолий Собчак Губернатор сайлауларында җиңелгәч, А. Миллер шәһәр администрациясеннән китә. «Санкт-Петербург диңгез порты» ААҖ үсеш һәм инвестицияләр буенча директоры булып эшли. Бер ел «Балтика торбаүткәргеч системасы» ААҖ генераль директоры вазифасында була.

2000 елда В. В. Путин Россия Федерациясе Президенты булгач, А. Б. Миллер Мәскәүгә күчеп килә, Россия Федерациясенең энергетика министры урынбасары итеп билгеләнә[2].

2001 елдан «Газпром» трансмилли энергетика корпорациясе (холдинг) идарәсе рәисе, холдингның директорлар шурасы тарафыннан әлеге вазифага даими рәвештә яңадан сайлана, 2011 елның 22 мартында «Газпром» ААҖ рәисе итеп биш еллык срокка, 2016 елның 31 маеннан тагын биш елга сайлана[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Төркемнәр