Алексей Шмарёв
Алексей Тихонович Шмарёв (18 гыйнвар 1913, Налчык, Россия империясе — 2 июнь 1993, Мәскәү) — совет нефтьчесе һәм галиме, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, нефть һәм газ сәнәгатен оештыручы. «Татнефть» берләшмәсенең беренче башлыгы (1950—1956), СССР Министрлар Советы каршындагы Газ сәнәгате баш идарәсе башлыгы (1956—1957)[2].
Тормыш юлы
1913 елның 18 гыйнварында Терск өлкәсенең (хәзерге Кабарда-Балкар Республикасы) Нальчик бистәсендә туган. Туганда Быков Алексей Михайлович исемен йөртә. 1924 елда аны Тихон Филиппович Шмарёв уллыкка ала, шуннан соң ул аның фамилиясен һәм атасының исемен ала[3].
Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда Нефтегорск шәһәрендәге «Майнефть» трестында бораулаучы булып башлый[4]. 1938 елда Грозный нефть институтын тәмамлый.
1938—1950 елларда Башкортстанның нефть оешмаларында эшли: 1940—1942 елларда «Ишембайнефть» тресты идарәчесе; 1941—1943 елларда — «Туймазанефть» тресты идарәчесе була. 1943—1944 елларда — «Башнефтеразведка» трестының баш инженеры, аннары идарәчесе. 1945 елның сентябреннән 1948 елның маена кадәр — «Башнефть» берләшмәсе башлыгының бораулау буенча урынбасары[5]. В 1948—1950 годах вновь возглавлял трест «Туймазанефть»[4]. 1948—1950 елларда яңадан «Туймазанефть» трестына җитәкчелек итә.
1941 елдан ВКП(б) әгъзасы.
1950—1956 елларда — «Татнефть» берләшмәсенең беренче башлыгы. Аның җитәкчелегендә Ромашкино нефть чыганагын үзләштерү башлана, берләшмәнең җитештерү һәм социаль структуралары булдырыла, форсильләштерелгән бораулау режимы һәм бораулау җайланмаларын индустриаль ысул белән төзү киң тарала, нефть чыгаруның яңа методы — контур эченә су җибәрү эшләнә[2].
1956—1957 елларда — СССР Министрлар Советы каршындагы Газ сәнәгате баш идарәсе башлыгы.
1957—1960 елларда — Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы рәисе, 1960—1963 елларда — РСФСР Халык хушалгыгы советы рәисенең беренче урынбасары, 1963—1965 елларда — Урта Идел Халык хуҗалыгы советы рәисе[2].
1965—1977 елларда — РСФСР геология министрының беренче урынбасары[2].
1977 елда пенсиягә чыкканнан соң, 1986 елга кадәр ВНИИГНИ директорының фәнни эшләр буенча урынбасары булып эшли, аннары 1989 елдан 1993 елга кадәр — ВНИПИморнефтегазның өлкән фәнни хезмәткәре[2].
РСФСР Югары Советының 3 һәм 6 нчы чакырылышлары (1951—1955) һәм СССР Югары Советының 5 nче чакырылышы (1958—1962) депутаты, Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1955—1962). Техник фәннәр докторы (1966)[2].
1993 елның 2 июнендә Мәскәүдә вафат була, Троекурово зиратында җирләнгән[2].
Хезмәтләре
Күпсанлы фәнни хезмәтләр, рационализаторлык тәкъдимнәре, уйлап табулар һәм китаплар авторы.
- Развитие буровых работ в Башкирии и Татарии [Текст]. — Москва: Недра, 1966. — 262 с. : ил.; 22 см
Бүләкләре һәм премияләре
- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — нефть коеларын тизлекле ысуллар белән бораулауны эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен[5];
- Ленин премиясе (1962) — контур эченә су җибәрүне кулланып нефть чыганакларын эшкәртүнең яңа системасы һәм аны СССРдагы иң эре Ромашкино нефть чыганагында гамәлгә ашырган өчен[4];
- ике Ленин ордены (1948; 1956)[2];
- биш Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1942; 1950; 1963; 1968; 1971);
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1949);
- Халыклар Дуслыгы ордены (1981);
- ТАССРның атказанган нефтьчесе (1983);
- «Дуслык» газ үткәргече сафка басу уңаеннан ЭКОС (СЭВ) истәлекле медале;
- СССРның мактаулы нефтьчесе (1987);
- Мактаулы җир асты разведчигы;
- Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.
Хәтер
- «„Татнефть“ ААҖ корпоратив китапханәсе» сериясендә аның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган китап дөнья күрә;
- Бөгелмә шәһәрендә А. Т. Шмарёвка һәйкәл куелган (2003);
- 2013 елның 31 октябрендә Бөгелмәдә галимнең тууына 100 ел һәм төбәктә нефть чыгара башлауга 70 ел тулу уңаеннан А. Т. Шмарёв исемендәге сквер ачыла[3].
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Шмарёв Алексей Тихонович. Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Алексей Шмарев: «Я не татарин, Никита Сергеевич, я цыган». БИЗНЕС Online (27 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 ШМАРЕВ Алексей Тихонович. Альметьевская энциклопедия. ПАО «Татнефть». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Шмарев Алексей Тихонович. Нефтяное хозяйство (10 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
Сылтамалар
- Ринат Файзрахманов, Энгель Зайнетдинов. Хрущёв как-то спросил Шмарёва… // «Республика Башкортостан» № 63 04.04.2014
- Биография // Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898–1991
- Ф. К. Салманов. К 85-летию со дня рождения Алексея Тихоновича Шмарёва // Геология нефти и газа, № 1’1998