Алсу Габдуллина

Алсу Ренат кызы Габдуллина (Алсу Габдуллина, рус. Алсу Ренатовна Абдуллина, 11 апрель 2001, Актүбә, Татарстан Республикасы) — Россия һөнәри футболчысы, «Локомотив» командасы һәм Россия җыелма командасы ярымсакчысы.

Тәрмыш юлы

Алсу Габдуллина 2001 елның 11 апрелендә Азнакай районының Актүбә посёлогында туа. 8 яшендә Актүбәдә «Барс» командасында футбол белән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры -— Владимир Баландин. 14 яшендә «Чертаново» спорт мәктәбенә күчә[1].

Клуб составында

2017 елның 18 апрелендә «Чертаново»ның төп командасында Россия чемпионатының 1 нче турында ЦСКАга каршы уенда дебют ясый, уен башыннан сул ярымсакчы позициясендә чыга һәм 70 нче минутта алмаштырыла.

Чемпионатның 3 нче турында Рязань-ВДВга каршы уенда беренче тапкыр тулы матч уздыра.

2020 елдан башлап Мәскәү «Локомотив»ы өчен уйный.

22 декабрь 2021 елда «Челси» командасына күчә, контракт 2024 елның июненә кадәр төзелә[2]. Беренче тапкыр 2022 елның 20 гыйнварында Лига Кубогында «Вест Хэм» командасына каршы уенда катнаша, 77 нче минутта алмашка чыга[3].

2023 елның августында Франциянең югары дивизионындагы «Париж» клубы Алсу Абдуллинаны арендага ала[4]. 2023 елның 9 сентябрендә Чемпионнар Лигасы-2023/24 квалификациясе матчында Лондонның «Арсенал» командасына каршы уйный, уенда парижлылар пенальти буенча җиңү яулый. Бу Абдуллинаның «Париж» командасы составындагы дебюты була. Франция чемпионатында беренче тапкыр 16 сентябрьдә чыга: «Лилль»га каршы уенда катнаша. 2023/24 сезон нәтиҗәләре буенча команда Франция чемпионатында 3 нче урынны яулый[5]. Абдуллина провела 15 матчей во всех турнирах[6]. Абдуллина турнирларда барлыгы 15 уен үткәрә, шул исәптән «Арсенал» һәм «Вольфсбург»ка каршы Чемпионнар Лигасы квалификациясе уеннарында катнаша һәм җиңү яулый[7].

2024 елның июнендә «Челси»дан китә. 2024 елның июлендә «Локомотив»ка кире кайта һәм 13 нче номер астында уйный башлый[8]. В июле 2024 года вернулась в «Локомотив», взяв игровой номер 13[9]. 2024 ел сезонында Россия Кубогын яулый, ә 2025 ел сезонында Россия Суперкубогы финалына чыгаи[10].

Җыелма команда составында

2016 елның 19 октябрендә Россиянең яшьүсмерләр җыелма командасында Беларусия җыелма командасына каршы иптәшләрчә уенда старт составына чыгып, дебют ясый. 2016 елның 24 октябрендә хатын-кызлар арасында Европа яшьүсмерләр чемпионатының (17 яшькә кадәр) 1 нче сайлап алу раунды кысаларында Словения җыелма командасына каршы матчта беренче рәсми уен үткәрә һәм 14 нче минутта бердәнбер голның авторы була. Яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен барлыгы 30дан артык матч уйный.

Россия милли җыелма командасы өчен 16 яшьтә, 2017 елның 23 ноябрендә Бельгиягә каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый. Җыелма команда өчен беренче голны 2020 елның 27 ноябрендә Косовога каршы матчта кертә[11].

Казанышлар

  • Россия чемпионатының көмеш призёры: 2018, 2020
  • Россия Кубогы иясе: 2020
  • Россия Суперкубогы иясе: 2021

Искәрмәләр

  1. Футболистка «Локомотива» и сборной России Алсу Абдуллина — о пути в большой спорт, женском «Рубине» и сексизме
  2. Футболистка сборной России Абдуллина перешла в «Челси». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 22 декабрь 2021 года.
  3. Абдуллина дебютировала за «Челси»: «Мурашки побежали, когда выходила на поле. Всё было как в тумане». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 22 гыйнвар 2022 года.
  4. Alsu Abdullina joins Paris FC on loan [неопр.]. www.chelseafc.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026. Архивировано 24 август 2023 года.
  5. Winline Суперсерия. Турнирная таблица. LiveResult.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  6. Алсу Абдуллина. Статистика. Soccer365.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  7. Arsenal FC Knocked Out Of The Women’s Champions League By Paris FC (ингл.). Forbes (9 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  8. Россиянка Абдуллина покинула «Челси»
  9. Алсу Абдуллина снова в «Локо»! ФК Локомотив (8 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  10. Кубок России. Финал. Протокол матча. Sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  11. Россия - Косово. 2:0. Алсу Абдуллина

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә