Алсу Каюмова
Алсу Каюмова, Алсу Салихҗан кызы Каюмова (Вәҗиева) (1978 елның 20 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Яңа Ибрай) — Камал театры актрисасы (2000 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2015).
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 20 октябрендә Татарстан АССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. 2000 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлагач, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә башлый.
Башкарган рольләренең кайберләре
- Анна — «Урланган мәхәббәт» И. Франко
- Кызбикә — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт
- Асия — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев
- Миләүшә — «Саташкан сандугач» Р. Зәйдулла һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Ире — Камал театры актеры Рамил Вәҗиев (1973, Яр Чаллыда туган), ТР атказанган артисты.
Әдәбият
- Октябрь аенда кабынган йолдызлар. Алсу Каюмова.. «Сөембикә», 2018 ел, октябрь, 63нче биттә. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
- Алсу Каюмова. Камал театры сайты