Андрей Ишкинин
Андрей Карпович Ишкинин (10 сентябрь 1891, Яңа Карамас, Царевококшайск өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 10 май 1938, Казан) — мари журналисты һәм әдибе, партия эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Крестьяннар гаиләсендә туа.
1906—1907 елларда Уньҗа мәктәбендә укый, аннары 1912 елга кадәр Казан укытучылар семинариясе каршындагы мәктәптә белем ала, революцион чуалышларда катнашкан өчен аннан чыгарыла. Шуннан соң 2 ел укытучылар институты каршындагы шәһәр училищесында һәм 2 ел техник училищеда укый.
1913 елдан башлап Идел буе шәһәрләрендә кече техник вазифаларны башкара.
1919 елдан — РКП(б) әгъзасы. 1918—1920 елларда — РКП(б)ның Казан губерна комитеты каршындагы мари секциясе агитаторы, Запас армиянең сәяси бүлеге хезмәткәре булып тора.
1921—1923 елларда РКП(б) Үзәк Комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге каршындагы Мари бюросының җаваплы секретаре вазифасын үти.
1922—1924 елларда Андрей Ишкинин — «У илыш» («Бәхетле тормыш») журналын оештыручы һәм аның җаваплы редакторы.
1924 елдан алып ВКП(б)ның Мари өлкә комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире булып эшли.
1924—1929 елларда — «Йошкар кече» («Кызыл кояш») газетының, 1924—1928 елларда — «Марий ял» («Мари авылы», соңрак — «Марийская правда») газетының җаваплы редакторы булып тора.
1925 елда — мари хәбәрчеләренең I өлкә слетын оештыручы.
1929—1930 елларда Горький шәһәрендә эшли: «Нижегородская коммуна» өлкә газетының махсус хәбәрчесе, «Красное Сормово» газеты редакторы була.
1930—1933 һәм 1935—1937 елларда — Мари китап нәшрияты директоры.
Мари пролетар язучылары ассоциациясе идарәсе рәисе (1930—1932), «У вий» («Яңа көч») журналы редакторы булып эшли.
1933—1935 елларда Ростов өлкәсенең «Гигант» совхозындагы күптиражлы газет редакциясендә хезмәт итә.
1937 елның апрелендә кулга алына һәм «мари буржуаз-милләтчел оешмасының җитәкче төшенә» караган дип гаепләнә. 1938 елның 10 маенда хөкем ителә һәм атып үтерелә. 1957 елда аклана.
Әдәби иҗаты
1917 елда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Беренче тапкыр автор сыйфатында «Рабочий» газетында (Казан) чыгыш ясый.
Аның мәкаләләре һәм язмалары «Правда», «Известия», «Жизнь национальностей» (Мәскәү), «Знамя революции» (Казан) газеталарында басыла.
Барлыгы берничә йөз мәкалә, очерк яза, мари телендәге сәяси, дингә каршы брошюралар авторы булып тора.
Мари әдәбиятының үсеше турында берничә күзәтү мәкаләсе яза: «Сылнымутан марий литератур кушмо корно» («Мари нәфис әдәбиятының үсү юллары»), «Максим Горький», «Марий печать» («Мари матбугаты») һ. б. 1920 елларда үз материалларын төрле тәхәллүсләр белән имзалый, алар арасында: Эшкна, Корамас, Пидай, Ышкенан, Акпай Пайблат[1].
Төп әсәрләре
Андрей Ишкининның төп әсәрләре[1]:
- Эпанай: ойлымаш // У вий. 1929. № 2. С. 23—29.
- Йошкар Сормово: очерк [Красное Сормово: очерк]. Йошкар-Ола, 1930. 40 с.
- «Ивовоке вок»: ойлымаш // У вий. 1931. № 9. С. 33—35.
- Марий литературын корныжо // У вий. 1932. № 1—2. С. 4—6.
- Сылнымутан марий литератур кушмо корно // У вий. 1932. № 5—6. С. 53—65.
- Истоки марийской литературы // Натиск (Горький). 1932. № 3—4.
- Эпанай: ойлымаш // Мут орлаҥге. Йошкар-Ола, 1963. С. 99—104.
Исемен мәңгеләштерү
1979 елда Йошкар-Оланың Сомбатхей микрорайонындагы бер урамына Андрей Ишкинин исеме бирелә.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Александров А. М., Беспалова Г. Е., Васин К. К. А. Ишкинин // Писатели Марийской АССР: биобиблиографический справочник. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1976. — С. 336—338. — 368 с. — 5000 экз.
- Беспалова Г. Е., Васин К. К., Зайниев Г. З. А. Ишкинин // Писатели Марийской АССР: биобиблиографический справочник / Отв. А. В. Селин. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1988. — С. 343—346. — 376 с. — 5000 экз.
- Ишкинин Андрей Карпович // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 413. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.
- Андрей Ишкинин // Писатели Марий Эл: биобиблиографический справочник / Сост. А. Васинкин, В. Абукаев и др. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 2008. — С. 707—708. — 752 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-7590-0966-5.
- Ишкинин Андрей Карпович // Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 837. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
- Зайниев Г. З. Ишкинин Андрей Карпович // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 511. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.