Асылгуҗа (Асылгуҗа Баһуманов)

Асылгуҗа (псевдоним, тулы исеме Асылгуҗа Ишемгуҗа улы Баһуманов, баш. Аҫылғужа, Аҫылғужа Ишемғужа улы Баһуманов) – язучы, тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәле

1945 елның 20 октябрендә БАССР Баймак районы Муллакай авылында туган. Темәс урта интернат-мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1972) тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Баймак районы Ишморза мәктәбендә укыта. БДУның 1 курсыннан хәрби хезмәткә алына. Хезмәт итеп кайткач, БДУда укып бетерә. Уфада «Совет Башкортстаны» газетасында (1972-1984), БАССР язучылар берлегендә (1984-1990, җаваплы сәркатип), китап нәшриятында (1990-1994, директор; 1998-2005) эшли. 1994-1996 елларда Сибайда язучылар оешмасын җитәкли.[1]

Иҗаты

undefined

Сәләте башта журналистика өлкәсендә ачыла. Өлкә матбугатында хезмәт алдынгылары турында очерклар бастыра. Беренче китабы – «Кояшлы таң» (1982). «Бозлар актарылганда» (1985) исемле китабында шигырьләре һәм поэмалары басылган. «Нинди көн бу..» (1991) повестенда Дан орденының тулы кавалеры Ә.Г. Алибаев язмышы сурәтләнә. «Бирешмә, Бәдри!» (1992) повестенда Башкорт атлы дивизиясен тасвирлый. «Кайда генерал?» (1995) повестенда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары яктыртыла. Хезмәт батырлары төзүче М.Г. Галимов, савымчы Ф.Г. Нигъмәтуллина, комбайнчы Р.Х. Яхинга багышланган очерклары, «Мәңгелек тупсасында» (1994) әсәре бар. «Салаватның яше» (2005) романында XVIII гасырның 3 чиреге тарихи вакыйгалары турында сөйләнә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. БР әдәби картасы
  2. Шигырь сөючеләр сайты  [рус.]
  3. [Россия Библия җәмгыяте сайтында  [рус.], archived from the original on 2013-03-24, retrieved 2014-12-15  Россия Библия җәмгыяте сайтында  [рус.]] 2014 елның 23 июнь көнендә архивланган.