Ашурә

Ашурә (төр. Aşure, рус. Ашуре), Нух пудингы, Нух татлысы) — төрек, грек, әрмән, болгар кухняларында әзерләнә торган ризык[1], бодай яки башка ярмалардан, кузаклылардан һәм тагын бик күп ингредиентлардан торган татлы ботка[2]. Төркиядә аны ел әйләнәсе әзерләсәләр дә, традицион рәвештә ислам календаренең беренче ае Мөхәррәмдә әзерләнә торган бәйрәм ризыгы санала[3][4].

Этимология

«Ашурә» сүзе гарәп телендәге عاشوراء 'Āshūrā дән килеп чыккан һәм «унынчы» дигәнне аңлата[5].

Традиция буенча төрек кухнясында бу ашны, нигездә, ислам ай календаре буенча мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә, ягъни Гашура көнендә, һәм шулай ук мөхәррәмнең 10 нчы көненнән соң әзерлиләр. Шигыйларда ул матәм көне буларак билгеле. Бу көнне алар шаһит киткәннәрне, беренче чиратта Хөсәен ибн Галине, искә алалар; Сөнниләрдә исә бу — Муса пәйгамбәрне һәм Исраил улларын фиргавен гаскәреннән коткарган өчен, Аллаһка рәхмәт йөзеннән тотыла торган ирекле ураза көне. Әүлия Челеби үзенең сәяхәтнамәсендә ашурәгә болай билгеләмә бирә: «Ашурә — ул Мөхәррәмнең унынчы көнендә пешерелергә тиешле ботка (аш)»[4][6].

Шулай ук төрекчә Ash (Aş) «катнаш ботка» дигәнне аңлата. Бу сүз «катыштыру» дигәнне аңлаткан фарсы телендәге «ашур» сүзеннән килеп чыккан.

Тарихы һәм йолалар

Риваять буенча, Нух көймәсе Арарат тавында туктагач, Нух гаиләсе бу вакыйганы бәйрәм итәргә була. Калган азык-төлекне (ашлык, кипкән җимеш, чикләвек һ.б.) җыеп ризык әзерлиләр. Төрек гаиләләрендә бу вакыйга истәлегенә ашурә пешерәләр һәм аны ярлыларга, күршеләргә, дусларга һәм туганнарга тараталар[7][8].

Гашурә — мөселман елында мөһим көн, ул яһүдләрнең «Гөнаһлардан арыну көне» яки Йом-кипурга туры килә һәм бөтен дөнья мөселманнары тарафыннан Муса пәйгамбәр хөрмәтенә билгеләп үтелә[9][10][11]. Мөхәррәм аеның унынчы көне, Гашурә, шулай ук Кәрбәла сугышының  [рус.] тәмамлануын аңлата һәм шигыйлар өчен аерым бер көн булып тора. Төрек һәм балкан суфилары арасында (бигрәк тә Бекташлар) ашурә сәламәтлек, сихәтләнү, иминлек, уңыш һәм рухи туклану өчен махсус догалар белән пешерелә.

Ашурә күп кенә ислам һәм исламга кадәрге мәдәниятләрнең ышанулары атрибуты булып тора, һәм бу көн белән бәйле күп кенә рухи вакыйгалар истәлегенә әзерләнә. Мәсәлән:

  • Адәм пәйгамбәрнең тәүбәсе Аллаһ тарафыннан кабул ителә;
  • Нух көймәсе исән калган җан ияләре белән үз сәяхәтен тәмамлый;
  • Диңгез икегә аерылгач, Израиль халкы коллыктан азат була, ә фиргавен гаскәре юк ителә;
  • Гайсә күккә аша һ. б.;
  • Хөсәен ибн Галинең шаһитлеге[12].

Ризыкның әрмән версиясе анушапур дип атала, күбесенчә ул күрәгәдән ясала[13][14], әрмәннәр аны Раштуага һәм Яңа ел алдыннан өстәлгә куялар. Бу ризык — Яңа ел өстәленең мөһим өлеше, аны еш кына кипкән җимешләр, чикләвек һәм анар белән бизиләр[15].

Әзерләү

Касәләргә салынган бәйрәм ризыгы — ашурә

Ашурәне әзерләүнең бердәм рецепты юк, алар төбәккә һәм гаиләгә карап аерыла. Традиция буенча, ризык составына ким дигәндә җиде ингредиент керә. Шул ук вакытта, «унынчы» темасына туры китереп, ким дигәндә ун ингредиент кулланырга кирәк дигән, шул ук вакытта ингредиентлар саны 40 булырга тиеш дигән фикер дә бар[16]. Алевитлар, мәсәлән уникене куллана. Алар арасында бодай, арпа, дөге, фасоль, ногыт, шикәр комы (яки башка балландыргыч, мәсәлән, йөземнән алынган меласса), хөрмә, анар, кипкән җимешләр (алма, өрек, карлыган, хөрмә, инжир, груша, йөзем) һәм чикләвекләр (бадәм, урман чикләвеге һәм әстерхан чикләвеге) бар. Шулай ук күп кенә кулинарлар әфлисун һәм лимон кабыгын уып сала. Әнис орлыклары, көнҗет, кедр чикләвеге, кара әнис орлыгы, кара җимеш, анар бөртекләре, фыстык, кардамон, дарчин, канәфер, мөшкәт чикләвеге һәм хуш исле борыч тә кушыла. Кайбер вариантларга әнис ликеры, гөлчәчәк суы яисә әфлисун чәчәге суы кушалар. Бөртеклеләрне һәм кузаклыларны башта җебетәләр, аннары кайнатып пешерәләр һәм кипкән җимешләр, җиләк-җимеш салып болгаталар. Касәләргә, формаларга салып, салкынча урында саклыйлар[17][4].

Ашурә — составында хайваннардан алынган продуктлар булмаган, төрек кухнясындагы иң танылган һәм популяр веган десертларының берсе, гәрчә сөт, сөт продуктлары кушылган рецептлары очраса да[18]. Бүген ашурә әзерләү өчен әзер катнашманы сатуда табарга мөмкин. Аны пешерәләр һәм туралган яңа җиләк-җимешләр белән тулыландыралар. Әзер десерт ярмалы һәм җимеш кисәкле куе татлы кесәлне, җиләк-җимеш ашын яки пудингны хәтерләтә[19].

Искәрмәләр

  1. Донка Съботинова. На една земя, под едно небе: празници и обичаи на българи, арменци, руси старообредци, турци и цигани (рома̀). — Варна, 2009.
  2. Ashure. Rumi Club. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 24 декабрь 2018 года.
  3. P. Fieldhouse. Food, Feasts, and Faith: An Encyclopedia of Food Culture in World Religions. — ABC-CLIO, 2017. — ISBN 978-1-61069-412-4.
  4. 1 2 3 Ашуре — самый древний в мире десерт — варится в больших котлах по неизменному рецепту (2025-07-09). 14 гыйнвар 2026 тикшерелде.
  5. Ашуре (рус.). www.northcyprusinform.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  6. Тихменева, Мария Мусульманский стол в день Ашура: курага, нут и другие символы благополучия. AiF (13 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  7. Cuisine and Empire: Cooking in World History by Rachel Laudan. — Univ of California Press. — 2015. — ISBN 978-0-520-28631-3.
  8. Halis Kutlu. Istanbul City Guide: Best Places Of Istanbul. — 2014.
  9. Muslim Holy Days (Islamic Special Holidays) 30-Days of Prayer for the Muslim World (ингл.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  10. Aşure Günü 10 Muharrem — İslam Tasavvuf Metafizik (төр.). web.archive.org (14 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  11. Muharrem Ayı ve Aşure Günü (төр.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  12. «Noah’s Pudding. Rumi Club. University of Massachusetts» (PDF). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 24 декабрь 2018 года.
  13. Армянская кухня: сегодня, завтра, вчера. Анушапур. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 26 октябрь 2020 года.
  14. Анушапур рецепт – Армянская кухня: Супы. «Еда». Рамблер/Еда. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  15. McWilliams, Mark (2012-07-01). «Be Merry, Around a Wheat Berry!». Celebration: Proceedings of the Oxford Symposium on Food and Cookery 2011. Oxford Symposium. ISBN 978-1-903018-89-7.
  16. Князева, Елена Подать на десятое: как призвать в дом изобилие и здоровье. Вокруг света (5 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  17. Турецкий десерт Ашуре. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 5 февраль 2020 года.
  18. Ашура (сладкое кушанье из пшеничных зерен и сухофруктов). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 21 октябрь 2020 года.
  19. Алёна Тунч. 10 неочевидных десертов в Турции — от газиантепа до чанаккале. Журнал Путешествий (26 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.

Төркемнәр