Гашурә көне
![]() Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Кадер кичәсе |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Гашурә көне (гарәп. عاشوراء, рус. Ашура) — мөхәррәм аеның унынчы көне[1]. Исламда мөселман ай календаре буенча беренче айның беренче ункөнлегендә билгеләнә торган йола гамәлләре комплексы, барлык мөселманнар тарафыннан хөрмәт ителә торган төп истәлекле даталарның берсе. Мөселман диненең төрле юнәлешләре — шигыйлар һәм сөнниләр — бу көнне булган тарихи вакыйгаларга төрле күзлектән карыйлар һәм бу изге көнне төрлечә билгеләп үтәләр.
Шигыйлар бу көнне Кәрбалаэдагы вакыйгаларга, өченче имам Хөсәен һәм аның тарафдарлары үлеменә багышлыйлар. Бу йола мөхәррәмнең 1 нән 10 на кадәр дәвам итә; мөнәҗәтләр, догалар укыла. Иранда, Азәрбайҗанда, Иракта, Әфганстанда, өлешчә Таҗикстанда, Пакистанда, Төркиядә һәм шигыйлар яшәгән башка илләрдә Шахсәй-вахсәй уздырыла[2]. Сөнниләр бу көнне ураза тотарга тырышалар, чөнки бу көндә ураза тоту бик саваплы булып санала.
Ашурә — шулай ук бу көнне әзерләнә торган традицион ризыкның исеме.
Сөнниләрдә Гашурә
Сөнниләр бу көнне, Муса пәйгамбәрне һәм Исраил угылларын Фиргавен гаскәреннән коткарганы өчен, Аллаһка рәхмәт йөзеннән ирекле ураза тоталар. Сөнниләр раславынча, Мөхәррәм — Ислам календарендә беренче ай һәм Аллаһ Коръәндә әйткән дүрт изге айның берсе:
![]() |
Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхелмәхфүздә] – унике. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – [рәвешле елның унике ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйльдән [галәйһимәссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез. Алар сезгә каршы барчасы ничек сугышкан кебек, сез дә [куркуга төшеп качмыйча һәм бер-берегезгә ярдәм кулы сузып] барчагыз мөшрикләр белән сугышыгыз һәм белегез, һичшиксез, Аллаһ – [ярдәме Аның әмерләрен тотып, харамнардан сакланган] тәкъвалык ияләре белән бергә. (Әт-Тәүбә сүрәсе, 9:36) | ![]() |
Сөнни галимнәр, хәдисләргә сылтама ясап: бу көнне Нух көймәсе (табут ән-Нух), су стихиясеннән кичергән тетрәнүләрдән соң, коры җиргә килеп туктавы, ә Муса үз иярченнәре белән аны эзәрлекләгән фиргавен гаскәрләреннән качып котылуы турында хәбәр итәләр[3].
Гашурә көнендә сөнниләр ураза тоталар, аның тарихы Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинә чорына барып тоташа[4]. Риваять буенча, Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдләр өчен Гашурә көненең ураза көне булуын ачыклаган. Моның сәбәбе — Муса пәйгамбәр һәм Исраил улларының Мисыр фиргавен гаскәреннән котылуы икәнен белгәч, Мөхәммәд мөселманнарның, яһүдләргә караганда, Муса пәйгамбәр традицияләрен тотарга лаеклырак булуларын әйтә. Шуннан соң ул ураза тота башлый һәм үз сәхабәләренә дә шулай эшләргә куша[3]. Шулай ук билгеле булганча, борынгы гарәпләр Гашурә көнендә дә ураза тотканнар. Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә Мәккәдә булганда ук Гашурә көнендә башка корайшитлар белән бергә ураза тотуы турында искә алына[3].
Гашурә көнендә ураза мөстәхәб, әмма фарыз түгел. Әбү Хәнифә фикеренчә, ислам тарихының иң башлангыч чорында ул мәҗбүри булырга мөмкин. Әмма Мөхәррәм аендагы ураза мәҗбүрилеге, Рамазан аенда ураза игълан ителгәннән соң, гамәлдән чыгарылган[5]. Пәйгамбәрнең сөннәте буенча, яһүдләрдән аерылып тору өчен, Гашурә көнендә уразаны 2 көн дәвамында (9 нчы һәм 10 нчы, яки 10 нчы һәм 11 нче мөхәррәмнәр) тоту яхшырак[3].
Бәйрәм һәм дини йолалар айның беренче декадасында, турыдан — туры Гашурә көнендә — Мөхәррәм аеның унынчы көнендә башкарыла. Дин буенча, бу — дөнья яратылган көн, башка истәлекле вакыйгалар да булган: Ибраһимның тууы, Мусаның фиргавеннәрнең эзәрлекләүләреннән котылуы, Адәм үзенең гөнаһыннан тәүбә иткән, Юныс китлар карыныннан азат ителгән, ә Нух көймәсе Җуди тавында тукталган[6].
Гомуми бәйрәм шатлыгы хәйрия эш-гамәлләрендә, мохтаҗларны һәм балаларны сыйлауда, газап чигүчеләрне һәм авыруларны зиарәт итүдә һ. б. чагыла. Сөнниләрнең Хөсәенне искә алуы тыныч үтә[5].
Шигыйларда Гашурә
- Төп мәкалә: Шәхсәй-вахсәй

Шигыйлар Гашурәне имам Хөсәеен мәтаме рәвешле үткәрәләр. Мәтам мөхәррәмнең беренче ун көне дәвамында бара, Гашурә көне иң кайгылы көнгә әверелә. Бу көндә, 680 елның 10 октябрендә (яисә һижри 61 ел), Кәрбалаэ сугышында Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы — Гали улы — имам Хөсәен[7] һәм абыйсы Габбас, шулай ук 70 гаскәри хәлиф Язид I гаскәрләре кулыннан шаһит китәләр. Мөселман календаре буенча, бу фаҗига белән бәйле барлык вакыйгалар мөхәррәм аеның беренче 10 көнендә, ә Хөсәеннең үлеме — Гашурә көнендә булган. Аларның газаплы үлемен шигыйлар ел да мәтам итеп үткәрә. Шәхсәй-вахсәй йоласы Иран, Азәрбайҗан, Ирак, Әфганстан, өлешчә Таҗикстанда, Пакыстанда, Төркиядә һәм шыгыйлар яшәгән башка илләрдә таралган[8].
Сугыш урынында «шаһитлар канына» салынган Кәрбалаэ шәһәре нигезләнә. Аларның җәфалы үлеме истәлегенә шигыйлар ел саен матәм тантаналары — таҗия үткәрәләр[5]. Бу көнне шәһәргә миллионлаган хаҗилар агыла[9]. Иран һәм Гыйракта мәчет- мәдрәсә ишегалларында, махсус бүлмәләрдә (такия, хөсәения)[10] әл-Хөсәен һәм аның аркадашлары, көрәштәшләре (роузехани) газаплары турында искә алалар. Урамнарда процессия-тамашалар оештырыла, алар вакытында йөрешләрдә катнашучыларның кайберләре чылбырлар һәм хәнҗәрләр белән суга, йодрыклары белән күкрәген төя. Кайгылы мистерияләр вакытында шигыйлар имам Хөсәен һәм аның тарафдарлары (таҗия, таҗия-и шәбих) көрәше һәм һәлак булуы күренешләрен (шәбих) кабатлыйлар[5]. Хәзерге вакытта үз-үзеңне кыйнау йоласы символик мәгънәгә ия[11].
Риза шаһ вакытында (1925-1941) Иранда урам процессияләре һәм матәм мистерияләре тыела, әмма хакимиятнең бу боерыгы еш кына бозыла. Иранның дини җитәкчелеге вәкилләре Гашурә көннәрен сәяси чыгышлар өчен куллана. Ислам инкыйлабыннан соң бу тыюлар үз көчен югалта[5]. Иранда шигыйлар хәрәкәте Кербела шәһәре янындагы тарихи вакыйгалардан соң киң үсеш ала һәм мөстәкыйль дини хәрәкәт формалашуга хәлиткеч йогынты ясый[12].
Гашурә көне турында Россия этнографлары М. Солоненко һәм Е. Капустинаның «Ашура в Дербенте» фильмы төшерелгән[13].
Яһүд динендә Гашурә
Яһүд динендә Гашурә көне — иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки нәкъ менә шушы көнне Аллаһы Тәгалә Мусаны һәм аның җәмгыятен Мисырда җәберләүдән коткарган, ул Йом-Кипур (Йолып алу көне) исемен йөртә һәм бәйрәм итүнең мөселман даталарына туры килми[14], чөнки ислам календаре буенча мөселман бәйрәмнәре елның конкрет фасылларына бәйләнмәгән.
Ризык буларак ашурә
Төп мәкалә:Ашурә
Искә алу көнендә төп ризык — «ашурә». Риваять буенча, Нух туфан тәмамланган көнне, азык-төлек запасларын җыеп, аны исән калганнарны ашату өчен кулланган. Төрле илләрдә аның составы төрлечә булырга мөмкин: Төркиядә ул, нигездә, татлы ризык, Азәрбайҗанда — «хәдик» (азәри. hədik). Ризыкны чылатылган бодай, кукуруз, ногыт, ясмык һәм башка бөртекләрдән әзерлиләр. Аерым төбәкләрдә аңа ит өстиләр[15], әмма кагыйдә буларак, бу кбөртеклеләрдән торган ризык. Тәмен яхшырту өчен аңа чикләвек һәм җиләк-җимеш өстиләр.
Искәрмәләр
- ↑ Гашурә — мөхәррәм аеның унынчы көне (дини бәйрәм). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 89.
- ↑ Седанкина Т.Е Шиитские ритуальные практики в теолого-психологическом контексте [рус.] // Психология личности : Журнал. — № 12(2). — С. 559—570. — ISSN 2618-956. — DOI:10.31162/2618-9569-2019-12-2-559-570 Архивировано из первоисточника 18 октябрь 2021. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ 1 2 3 4 Али-заде Исламский энциклопедический словарь. Мухаррам [рус.]. Архивировано из первоисточника 13 ноябрь 2024. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Ислам: ЭС, 1991 [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ 1 2 3 4 5 Ислам: ЭС, 1991
- ↑ Мусульмане отмечают день «Ашура» . ТВК «Исламский Мир». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. Архивировано 18 май 2019 года. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Хвойка — Шервинский. — М., 2017. — С. 234. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 34). — ISBN 978-5-85270-372-9. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Седанкина Т.Е Шиитские ритуальные практики в теолого-психологическом контексте [рус.] // Психология личности : Журнал. — № 12(2). — С. 559—570. — ISSN 2618-956. Архивировано из первоисточника 18 октябрь 2021. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Обнародовано число паломников, посетивших Кербалу в день Ашура . SalamNews. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. Архивировано 12 декабрь 2018 года. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Jean Calmard. Ḥosayniya // Ираника. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Никита Смагин. Пластмассовые цепи и нарисованная кровь. Как иранцы встретили Ашуру . tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. Архивировано 4 октябрь 2019 года. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Баранов А.В Политика памяти и традиция Ашура в Исламской Республике Иран [рус.] // История и историческая память : Журнал. — № 11. — С. 159—179. — ISSN 2218-5488. Архивировано из первоисточника 20 октябрь 2021. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ Капустина Е.Л., Солоненко М Шахсей-Вахсей в Дербенте: традиция Ашуры в начале XXI в [рус.] // МАЭ РАН : Лавровский сборник. — С. 105—109. — ISBN 978-5-88431-150-3. Архивировано из первоисточника 2 май 2020. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ День Ашура . Официальный сайт Совета муфтиев России. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- ↑ История и традиции кавказской кухни . Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. Архивировано 3 апрель 2020 года. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
Әдәбият
- Али-заде Исламский энциклопедический словарь. Мухаррам [рус.]. Архивировано из первоисточника 13 ноябрь 2024. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- Кушев В. В. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2. [Тикшерелгән 3 июль 2025]
- Ahmed A.K. The Hidden Truth about Karbala. — Qum: Ansariyan Publications, 2009. [Тикшерелгән 3 июль 2025]