Шәхсәй-вахсәй
Шәхсәй-вахсәй (фарсы теленнән) — ислам динендә шигый мөселманнар арасында таралган, Гашура көнне үткәрелүче кайгы белдерү (матәм) йоласы. Шигыйларның өченче имамы Хөсәеннең (620-680) үлеменнән соң, аның тарафдарларыннан башланып киткән үз-үзеңне газаплау күренеше. Йола Хөсәен үтерелгән көндә – мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашура, Гашир көн)[1] үткәрелә.
Йола исеме
Үз-үзләрен газаплаучылар, кайгы белдереп: «Шах, Хөсәен, вах, Хөсәен!» - дип кычкыралар, шуннан кыскартылып, Европа телләренә, «шәхсәй-вахсәй» булып калган.
Тарих
Йола
Йола шигыйлар күпләп яшәгән илләрдә (Гыйрак, Иран, Һиндстан, Мьянма, Пакистан, Әфганстан, Лөбнан, Төркия, Лөбнан, Баһрәйн һ.б.) урамда, күп кеше катнашында уза. Фанатик шигыйлар, күп очракта руханиларга ялланган кешеләр, «Шах, Хөсәен, вах, Хөсәен !», дип кычкырып, күкрәкләренә йодрык белән сугалар, утлы күмер өстендә йөриләр, үзләрен чылбырлар белән кыйныйлар, кылыч яки пычак белән тәннәрен җәрәхәтлиләр, чөнки риваятьләр буенча Хөсәен тәненә 33 кылыч, 34 пычак ярасы алган, дип исәпләнелә.
Иран шаһы Риза Пәһләви (1878-1944) үзе ил белән идарә иткән чорда (1925-1941) урамнарда шәхсәй-вахсәй йоласын уздыруны тыя. Ләкин Ислам инкыйлабыннан соң әлеге тыю көчен югалта.
Максаты
Шәхсәй-вахсәй шигый мөселманнар арасында дини хисләрне көчәйтү, милли һәм дини дошманлыкны үстерү максатына хезмәт итә.
Әдәбият
- Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2
Сылтамалар
- Шәхсәй-вахсәй Зур белешмә сүзлегендә
- Шәхсәй-вахсәй 2016 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.
- День Ашура и ритуал самобичевания «Шахсей-Вахсей»
Шулай ук карагыз
- Гашура көне
- «Шәхсәй-вахсәй» йоласының төрле илләрдәге фотолары 2016 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ 2016 елның 16 октябренә туры килә