Балтач таңнары

Балтач таңнары - татар телендә Башкортстанның Балтач районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. "Матбугатның алтын фонды - 2012" (рус. "Золотой фонд прессы - 2012") бүләге иясе.

1931 елдан башлап чыгучы газета – бай тарихлы, данлы матбугат басмасы . Бүгенге көндә «Балтач таңнары» татар телендә 6 000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый[1]. Редакция каршында башк. «Танып тулҡынҙары» атналык газеты чыга. Тиражы 450 данә.

Тарих

Басмаханә

Башта районда типография булмаганлыктан, «Генераль сызык өчен» гәзите Бөредә, аннан соң Борайда басылган.

  • 1936 елда район басмаханәсе ачыла.
  • 1952 елда иске машиналар алмаштырла.
  • 1962 елда линотиплар кайту эшне җиңеләйтә.
  • 1998 елда офсет ысулы белән басу гамәлгә керә.
  • 1998 елдан район гәҗите компьютерда әзерләнә.

Мөхәрририят

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда бу басмага талантлы мөхәррирләр Хәмит Якупов, Нурислам Нуретдинов, Рафик Бабич, Хәким Шәймөхәммәтов, Әнвәр Әхмәтҗанов, Марс Шәрипов, Әнис Таҗетдиновлар җитәкчелек итә.

2004 елдан баш мөхәррир – Рөстәм Вәлиев.

Иҗади хезмәткәрләр - шагыйрә Аида Хәертдинова, Рифина Нигимаева, Эльза Зараева, Дамир Хәертдинов[2].

Төрле зилзиләле елларда исемнәрен берничә тапкыр алмаштырса да, район гәҗите үзенең төп кыйбласын үзгәртми – район халкына кызыклы һәм эчтәлекле язмалар, теге яки бу вакыйгалар хакында яңалыкларны көне-сәгате белән җиткереп тора.

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-08-24 
  2. Гәҗит сайты

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз