Бари Гарифуллин

Бари Гарифулла улы Гарифуллин (1907 елның 10 мае2013 елның 21 декабре) — совет авыл хуҗалыгы хезмәткәре, механизатор-комбайнчы. Социалистик Хезмәт Герое (1952).

Тәрҗемәи хәле

Бари Гарифуллин 1907 елның 10 маенда Казан губернасы Зөя өязе Ивановски волосте Борындык авылында (хәзерге вакытта Татарстанның Кайбыч районы) крестьян гаиләсендә туа. Барига 11 яшь булганда, әтисе вафат булгач, малайга гаиләгә ярдәм итү өчен хезмәт итәргә туры килә.

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Уралга китә, анда 1927 елдан 1929 елга кадәр яши. 1929—1931 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта һәм җирле колхозга керә. Механизаторлар курсын темамлап, комбайнчы була.

Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта була, 89 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонында сугыша. Яхшы хезмәт өчен «Бик яхшы понтер» билгесе белән бүләкләнә. Сугыш ахырында Варшава астында авыр яралана һәм демобилизацияләнә.

Сугыштан кайткач, Кайбыч районының Куйбышев исемендәге колхозында эшен дәвам итә[1]. 1951 елда уракның 25 календарь көнендә иске «Коммунар» комбайнында 6249 центнер ашлык суктырган[2], шуның өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1962 елга кадәр Апас районының Фрунзе исемендәге колхозында механизатор булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.

Төп эшеннән тыш, җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә — 1952—1959 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана[3]. Татар Өлкә Комитеты әгъзасы була. Күп тапкырлар район комитеты һәм партиянең Татарстан өлкә комитеты Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

2003 елның 21 декабрендә вафат була[2]. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Бари Гарифуллинга караган документлар бар.

Бүләкләр

Сылтамалар