Бердах

Бердах (әдәби псевдоним, чын исеме Бирдеморат Каргабай улы, каракалп. Berdaq, Бердақ) (1828, Хивә ханлыгы, Ак Кала — 1901, хәзерге Каракалпакстан) — шагыйрь, каракалпак әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле

1828 елда[1] Арал диңгезенең көньягындагы Ак Кала бистәсендә (хәзерге Каракалпакстанның Муйнак районы) балыкчы гаиләсендә туган. 10 яшендә тулы ятим кала. Белем алу нияте белән, мәдрәсәле Хивә, Бохара шәһәрләрендә була, ләкин мәдрәсәдән куыла, үзлегеннән гыйлем эсти.
1901 елда вафат була һәм Караком ишан каберенә җирләнә.

Иҗаты

Кечкенәдән туйларда, бәйрәмнәрдә такмак әйтеп катнаша. Халык аның тапкыр сүзләрен яттан сөйли.
Мәдрәсәдә укыганда Көнчыгыш поэзиясе, бигрәк тә үзбәк, таҗик, төрекмән шагыйрьләре (А. Нәваи, Мәхтүмколый Фраги һ. б.) иҗаты белән таныша[2]. 3 мең юллык «Ахмак патша» поэмасында тормышның тигезсезлегенә нәфрәтләнә, халкының язмышы өчен борчыла.

Әсәрләре үз вакытында язылып алынмаган. 1903 елда кайбер әсәрләрен («Булмады», «Диңгез балыгын бирмәде», «Кем әйтер», «Эзләдем», «Салым», «Яшь киленгә» һ.б.) Петербург университетының шәрык бүлеген тәмамлап, Амудәрья административ үзәгендә хезмәт иткән И. А. Беляев халыктан язып ала. 1917 елда «Шәҗәрә» исеме белән бастыра.
Әсәрләре 1941 елда китап булып басыла. 1977 елда (тууына 150 ел тулу уңаеннан), сайланма әсәрләре рус теле, төрекмән, үзбәк, казакъ телләрендә басыла.

Портреты

1950 елда Мәскәү рәссамы Б. Д. Каменов Бердахның оныгы Сәетназарга карап, шагыйрьнең портретын ясый. Соңрак Б. Каменов ясаган сурәтне файдаланып, рәссам Җ. Бирдеморатов ясаган портреты Бердахның рәсми образы дип раслана һәм хәзер дә файдаланыла[3].

Хәтер

undefined
undefined

Әдәбият

  1. Арал дулкыннары. Каракалпакстан язучыларының әсәрләре (төзүче Лирон Хәмидуллин). Казан: ТКН, 1981.

Сылтамалар