Биҗады

Биҗады́ елгасы — Көнчыгыш Кама аръягында. Сөннең сул кушылдыгы. Озынлыгы — 25 км, бассейнының мәйданы — 159 км². Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Богады авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Аеш авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 12%. Биҗады елгасының 4 һәм 6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,51-1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 70 мм, ташу агымы катламы — 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга октябрь ахыры — ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,05м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын — 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Биҗады бассейнында гомуми күләме 1,2 млн. м³ булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Су реестры мәгълүматы

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100026794
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102679
  • Бассейн коды — 10.01.02.016
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  2. 1 2 РФ су реестры мәгълүматлары: Безяда.

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр