Булат Йосыпов (1973)

Булат Тимербай улы Йосыпов (баш. Булат Тимербай улы Йосопов; 15 сентябрь 1973, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — Россия кинорежиссеры, Россиянең Кинематографистлар берлеге һәм Кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы. Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Шәехзадә Бабич исемендәге әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2020).

Тәрҗемәи хәле

1973 елның 15 сентябрендә Уфада туа.

С. А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университетын «кинематография» белгечлеге буенча Владимир Наумов остаханәсендә тәмамлый. Режиссерның диплом эше — «Пыяла пассажир» («Стеклянный пассажир») кыска метражлы нәфис фильмы[1].

Иҗаты

  • Булат Йосыпов 1994—2004 елларда «Башкортостан» киностудиясендә эшли. Эшләү дәверендә өч тулы метражлы фильм төшерә (1999 елда «Авыл өстендә салават күпере», 2001 елда «Сөмбелнең җиденче җәе», 2004 елда «Озын-озак балачак»).
  • 2004 елда «Vista Vision» студиясенә нигез сала, анда ике күп серияле фильм («Аю» 2006 ел, «Аркаим сере» 2007 ел) һәм бер кыска метражлы фильм («Юләрлек» («Дурь») 2007 ел) төшерә. «Аю» сериалы федераль телевидение эфирында ТВЦ һәм НТВ телеканалларында күрсәтелә.
  • 2014 елда продюсер Леонид Филинов белән берлектә «Тере тасма» («Живая Лента») кинокомпаниясенә нигез сала, аның базасында соңрак берничә тулы метражлы фильм төшерә («Алга китеш» («Прорыв») — документаль фильм, «Наган», «Бабич», «Беренче Республика», «Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмнары).
  • 2022 елда Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган һәм «Беренче Республика» тарихи трилогиясен тәмамлаучы «Шагыйрь көндәлеге» фильмын эшли[2][3].
  • 2024—2026 елларда Бөек Ватан сугышы елларындагы үсмерләр батырлыгына багышланган «Фәрзәнә көнбатышка бара» хәрби-тарихи фильмын төшерә[4][5].

Иҗтмагый проектлары

2009 елда Булат Йосыпов Уфа шәһәренең Җәмәгать фонды ярдәме белән «Киномәктәп» проектын булдыра, анда укыту авторлык методикасы буенча алып барыла. Киномәктәп кысаларында һәвәскәр режиссерлар тарафыннан 260тан артык фильм төшерелгән. Булат Йосыповның киномәктәбе тарафыннан берничә мөһим проект оештырыла, алар шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә тормышка ашырыла:

  • «Кинозрение» беренче ачык кинофестивале (2010);
  • «Халык киносы» киномарафоны һәм икенче «Кинозрение» ачык кинофестивале: һәвәскәр режиссерлар төшергән 50 фильм (2012);
  • «Җир сүзе» («Слово Земли») беренче халыкара кинофорумы: һәвәскәр режиссерлар төшергән 15 фильм (2019);
  • «Җир сүзе / Онлайн» халыкара санлы белем бирү кинопроекты: һәвәскәр режиссерлар төшергән 35 фильм (2020—2021);
  • «Җир сүзе / Онлайн 2.0» төбәкара санлы белем бирү кинопроекты: һәвәскәр режиссерлар төшергән 47 фильм (2022).

Фильмографиясе

  • 2026 — «Фәрзәнә көнбатышка бара», хәрби-тарихи нәфис фильм[5];
  • 2022 — «Шагыйрь көндәлеге», тулы метражлы нәфис фильм (прокатта 2022 елның 22 октябреннән);
  • 2019 — «Беренче Республика», тулы метражлы нәфис фильм;
  • 2017 — «Бабич», тулы метражлы нәфис фильм;
  • 2014 — «Алга китеш» («Прорыв»), «Уфа» футбол клубы турында документаль фильм;
  • 2013 — «Визит», кыска метражлы нәфис фильм;
  • 2012 — «Башкорт кобаерлары», документаль фильм;
  • 2011 — «13 раунд», тулы метражлы нәфис фильм;
  • 2007 — «Аркаим сере» (мини-сериал);
  • 2007 — «Юләрлек» («Дурь»), кыска метражлы нәфис фильм;
  • 2006 — «Аю» (мини-сериал);
  • 2006 — «Озын-озак балачак», тулы метражлы нәфис фильм;
  • 2002 — «Сөмбелнең җиденче җәе», тулы метражлы нәфис фильм;
  • 2000 — «Авыл өстендә салават күпере», тулы метражлы нәфис фильм;
  • 1997 — «Ике елга кушылганда», Мәскәүдә Башкортостан Республикасы көннәре турында документаль фильм;
  • 1996 — «Пыяла пассажир», кыска метражлы нәфис фильм.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре, грантлары

  • Шәехзадә Бабич исемендәге әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт республика яшьләр премиясе (1996);
  • Башкортстан Республикасы Президенты гранты («Визит» фильмы; 2013);
  • Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты («Бабич» фильмы; 2016).
  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2016).
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2019).
  • Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе (2020) — «Беренче Республика» («Беренсе Республика») тулы метражлы нәфис фильмы өчен[1].
  • «Үз юлым» («Свой путь») халыкара кинофестиваленең төп бүләге («Шагыйрь көндәлеге» фильмы; 2023)[3].
  • XXV Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә иң яхшы режиссер эше өчен бүләк («Шагыйрь көндәлеге» фильмы; 2023)[4].
  • XVI Чабаксар халыкара кинофестивале жюриеның махсус бүләге («Шагыйрь көндәлеге» фильмы; 2023)[4].
  • «Кино» номинациясендә «ТОП 30. Уфаның иң танылган кешеләре» премиясе (2024)[6].

Гаиләсе

Искәрмәләр

  1. 1 2 Башкортстан кинорежиссеры үз республикасының югары дәүләт премиясенә лаек булды
  2. Фильмография. bulat-yusupov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  3. 1 2 «Шагыйрь көндәлеге» фильмы. Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  4. 1 2 3 Булат Йосыпов. bulat-yusupov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  5. 1 2 «Фәрзәнә көнбатышка бара»: Уфада хәрби-тарихи фильмның премьера алды күрсәтелеше узды. Башкортостан 102. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  6. Булат Йосыпов «Кино» номинациясендә «ТОП 30. Уфаның иң танылган кешеләре» премиясе лауреаты булды. Sobaka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  7. Булат Йосыпов. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  8. Даут Йосыпов: «Әти кеше – режиссер, ә әни – актриса булуы шәп». mkset.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2026.