Тимер Йосыпов

Тимер Йосыпов (псевдоним, чын исеме Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев[1], баш. Тимер Йосопов, Тимербай Йосоп улы Йосопов) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998). Башкортстанның халык шагыйре (2003).

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 31 маенда БАССР Дуван районы Түбән Әпсәләм авылында туган. Өлкенде урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәүдә әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (1979) тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлагач, Кыйгы районы газетасында әдәби хезмәткәр, Чаткы (Саткы ?)шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. Югары белем алгач, Бөрҗән районы Аскар авылында укыта.

1968 елда Уфага килгәч, «Башкортстан пионеры» газетасында, язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре (1973-1977), идарә рәисе урынбасары (1983-1988) булып эшли.[2]

Иҗаты

1960 еллар башында мабугатта чыккан уңышлы әсәрләренең берсе – «Тормыш» исемле шигырьләр шәлкеме. Беренче китабы – «Икмәк исе» (1968). Автор шигырьләрендә, поэмаларында авыр сугыш еллары, тормыштагы фаҗигале хәлләр темасына еш мөрәҗәгать итә. Лирикасындагы нечкә тойгылар ватандарлык пафосы белән тыгыз үрелеп бара. Туган тел, табигать, шәхес турында уйланулар шигъриятенең төп темасын тәшкил итә. Кобаерлар яза. 15 шигырь һәм поэмалар китабы нәшер ителгән.[3]

Китаплары

Файл:Тимер Йосыпов.jpg
Т. Йосыпов Йосыпов укуларында
  • Икмәк исе (1968)
  • Еллар чылбыры (1971)
  • Алтын тузан (1975)
  • Учак яна (1978)
  • Хәтеремнең тере кузлары (1980)
  • Ташкын (1982)
  • Олатайлар юлы (1984)
  • Кыя өстендә уйлану (1988)
  • Килде заманалар (1990)
  • Пеште җир җиләккәйләре (1998)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылар берлеге әгъзасы (1971)

Чыганаклар

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

2. Тимер Йосыпов сайты [рус.]

Искәрмәләр