Валерий Боков
Валерий Дмитриевич Боков (20 апрель 1947, Кәфә, Кырым өлкәсе[d]) — СССР һәм Россия шагыйре, композиторы, автор-башкаручы. Бөтенсоюз һәм бөтенроссия автор җыры фестивальләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Валерий Боков 1947 елның 20 апрелендә Феодосия шәһәрендә туа. Аның әтисе кадрдагы хәрби, офицер-танкист булган һәм Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Әтисенең хәрби хезмәт үзенчәлекләре аркасында гаилә еш кына яшәү урынын алыштырган. Яшь чагында Валерий Боков Германия Демократик Республикасында яши, соңрак гаилә Казанга күченә[1].
1965 елда Валерий Боков Казанның урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый, шуннан соң А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының беренче факультетына (очу аппаратлары факультетына) укырга керә[2]. Югары уку йортында белем алу 1972 елда инженер-механик квалификациясе бирелү белән тәмамлана. Чыгарылыш студентларын дәүләт бүлүе системасы буенча Сочи шәһәренең халыкара аэропортына эшкә җибәрәләр һәм шунда ул үз белгечлеге буенча эшли[3].
Иҗаты
Музыкаль иҗат белән мавыгу үсмер чакта башлана: Валерий Боков үзеңең беренче әсәрләрен 1964 елда яза. Аның өчен төп аккомпанемент коралы булып традицион рус җиде кыллы гитарасы тора. Автор-башкаручының репертуарында үз шигырьләренә язылган җырлар өстенлек итә, шулай да иҗатында танылган совет һәм Россия шагыйрьләренең шигырьләренә язылган музыкаль композицияләр дә бар[4].
Валерий Боков «Паруса России» («Россия җилкәннәре») җырын яза, ул А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының рәсми булмаган гимнына әверелә[5].
Педагогик эшчәнлеге
Валерий Боков җыр белән мавыгучы башкаручылар өчен даими рәвештә укыту чаралары үткәрә. Ул автор җыры фестивальләре кысаларында оештырылучы остаханәләрдә остаз буларак чыгыш ясый. Әлеге дәресләрдә ул яшь авторларны шигырь төзү нигезләренә, музыка коралы белән дөрес эш итүгә һәм бард җыры жанрында сәхнәдә чыгыш ясау үзенчәлекләренә өйрәтә[6].
Дискографиясе
- «Жизнь — вращенье зим и вёсен» («Казанское притяжение» сериясе; 1997);
- «Дорожная песенка» (2001);
- «Любовь, Главпочтамт, до востребования» (2004);
- «Паруса России» (2011);
- «Живём в одной галактике» (2011);
- «Хочу летать, или КАИ — пуп Земли!» (2012);
- «Джаз по Бокову» («Dr. Vaks band» ансамбле белән коллаборация; 2018);
- «Одно и то же снится мне…» (2019);
- «Про горы, про любовь и про войну…» (2022);
- «Сон» (альбом; 2025);
- «Про слово „Любовь“» (сингл; 2025);
- «Первоклассница» (сингл; 2025);
- «Песня парусника» (сингл; 2025);
- «Сон» (сингл; 2025);
- «Семеро у костра» (сингл; 2025);
- «Жизнь — вращенье зим и вёсен…» (сингл; 2025);
- «Любовь, главпочтамт, до востребования» (Виталий Харисов белән берлектә) (2026)[7];
- «Нас всех спасёт Любовь» (сингл; 2026).
Әдәби иҗаты
Музыкаль әсәрләр иҗат итүдән тыш, Валерий Дмитриевич әдәби эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. 1995 елда Магнитогорск шәһәрендәге «Амрита-Урал» нәшриятында аның «Ностальгия по…» («… сагыну») дигән китабы басылып чыга. 388 битлек басмада авторның шигъри текстларын, чәчмә сызламаларын һәм туристлык походлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар турындагы истәлекләр тасвирлана.
Бүләкләре
Шәхси тормышы
Күп еллар дәвамында Валерий Боков спорт туризмы белән актив шөгыльләнә. Ул - күп санлы экспедицияләрдә, шул исәптән җәяүле, тау һәм су походларында катнашучы һәм җитәкче. Аның сәяхәт маршрутлары Алтай таулары, Кавказ таулары, Көньяк Урал һәм Фан таулары аша уза.
Әтисе — Дмитрий Боков, кадрдагы хәрби, танк гаскәрләре офицеры, Бөек Ватан сугышы бәрелешләрендә турыдан-туры катнашучы.
Искәрмәләр
- ↑ Дом ученых РАН в Черноголовке » Концерт авторской песни Валерия Бокова (рус.). duchg.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2026.
- ↑ Казанский национальный исследовательский технический университет им. А. Н. Туполева - КАИ (рус.). kai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2026.
- ↑ Валерий Боков. geo.web.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2026.
- ↑ «Пел с Города до утренней зари». Бард Валерий Боков вспоминает о юности. Аргументы и Факты - Казань (31 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2024. Архивировано 27 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Автору гимна КАИ Валерию Бокову – 75 (рус.). kai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2026.
- ↑ Радиф Кашапов. Валерий Боков: «Песня — это когда слова важнее музыки» (рус.). Бизнес Online (20 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2024.
- ↑ Валерий Боков. Apple Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2026.
- ↑ Семеро у костра (рус.). phil-nsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2026.
- ↑ Список лауреатов и дипломантов Грушинских фестивалей (рус.). Грушинский фестиваль. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2024.
Әдәбият
- Среди нехоженых дорог одна — моя / сост. Л. П. Беленький. — М.: Профиздат, 1989. — (общее число страниц) с. — 200 000 экз. — ISBN 5-255-00032-9.
- Наполним музыкой сердца: Антология авторской песни / Төзүче Р. Шипов. — М.. — Советский композитор, 1989. — 255 с. — 300 000 экз.
- Авторская песня: Антология / Төз. Д. Сухарев. — Екатеринбург: У-Фактория, 2004.