Василий Сухомлинский
Василий Сухомлинский | |
---|---|
![]() | |
Туган көне | 28 сентябрь 1918[1] |
Туган | |
Вафат көне | 2 сентябрь 1970[1] (51 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | укытучы, язучы, журналист, педагог, публицист, поэт |
Бүләк һәм премияләр |
Сухомлинский Василий Александрович (укр. Василь Олександрович Сухомлинський; 28 сентябрь 1918 ел — 2 сентябрь 1970 ел) — совет новатор-педагогы, язучы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Педагогия фәннәре кандидаты (1955), Украина ССР ы мәктәбенең атказанган укытучысы (1958), ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (1968), Социалистик Хезмәт Герое (1968).
Тәрҗемәи хәле
Василий Александрович Сухомлинский 1918 елның 28 сентябрендә Украина Державасы Херсон губернасының Александрий өязе (хәзер Украинаның Кировоград өлкәсе) Васильевка авылында ярлы гаиләсендә туган.
1933 елда Василий Кременчук педагогия институтының рабфагына керә, аннары вузда укуын дәвам итә. 17 яшендә авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Полтава пединститутына күчеп, аны тәмамлаганнан соң туган төягенә кайтып, Онуфриев урта мәктәбендә украин теле һәм әдәбиятен укыта башлый.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Сухомлинский үзе теләп фронтка китә. Кече политрук дәрәҗәсендә Мәскәүне дошманнан саклауда катнаша, 1942 елның гыйнварындагы алышларның берсендә каты яралана, туп ярчыгы күкрәгендә бөтенләйгә торып кала. Уралдагы госпитальләрнең берсендә дәваланганнан соң тагын да фронтка җибәрүләрен сорый, әмма комиссия аны хәтта чикләнгән кимәлдә дә хәрби хезмәткә яраклы дип тапмый. Туган төбәге дошманнан азат ителгәч, Сухомлинский үз ягына кайта. 1948 елда ул Кировоград өлкәсенең Онуфриев районы Павлыш мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада гомеренең соңгы көненә чаклы (1970 елның 2 сентябре) эшли.
Хезмәтләре
Василий Сухомлинский — 40 монография һәм брошюра, 600 дән артык мәкалә, 1200 хикәя һәм әкият авторы. Гыйльми хезмәтләрен һәм мәкаләләрен рус телендә, ә әдәби әсәрләрен туган украин телендә язган. Аның төрле телләрдә нәшер ителгән китапларның гомуми тиражы 4 миллион данәгә якын
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое (1968)
- Ике Ленин ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- Кировоград шәһәренең Почётлы гражданы (1998)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Сухомлинский Василий Александрович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
Сылтамалар
- http://www.dnpb.gov.ua/ Державна наукова педагогічна бібліотека України імені В. О. Сухомлинського
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Василий Сухомлинский
- Статья о В. Сухомлинском на сайте «Великих Украинцев» 2008 елның 20 апрель көнендә архивланган. (укр.)
- Глейзер Г. Д. Сердце, отданное детям
- Василь Олександрович Сухомлинський (укр.)
- Сухомлинський Василь Олександрович (о нём) с подробной библиографией на портале wiki ОУНБ им. А. Л. Чижевского (укр.)
- Симон Соловейчик. «Всё более глубокое понимание ребёнка – это и есть воспитание его»
. газета «Первое сентября» (№ 70/2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2009. Архивировано 12 март 2012 года.
Әдәбият
- Виктор Жадько. Украинский некрополь.-К., 2005.-с.303.
- Сухомлинский В. А. Огнегривый конек: сказки, притчи, рассказы / Сост. и предисл. А. В. Сухомлинского. — М.: Знание , 2007. — 200 с. : Ил.
- Энциклопедия украиноведения : Словарная часть: [в 11 т.] / Научное общество имени Шевченко; гл. ред. проф., д-р Владимир Кубийович . — Париж; Нью-Йорк: Молодая жизнь ; Львов; Киев Глобус, 1955—2003.
- 28 сентябрь көнне туганнар
- 1918 елда туганнар
- 2 сентябрь көнне вафат булганнар
- Украинада вафатлар
- Социалистик Хезмәт Геройлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча журналистлар
- Әлифба буенча педагоглар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- ССРБ язучылары
- ССРБ журналистлары
- ССРБ педагоглары
- ССРБ шагыйрьләре