Виктор Фәйзуллин

Виктор Игорь улы Фәйзуллин (1986 елның 22 апреле) — РФПЛның 185 матчында 23 туп керткән Россия футболчысы (ярымсакчы), Россия милли футбол җыелмасы әгъзасы (2012—2014), Россия чемпионатларының алтын (2010, 2012, 2015), көмеш (2013, 2014) һәм бакыр (2009, 2016) призеры, Россия Кубогы (2010, 2016) һәм Суперкубогы (2008, 2011, 2015) иясе, УЕФА кубогы һәм суперкубогы иясе (2008). Россиянең атказанган спорт мастеры (2008)[3].

Тормыш юлы

Виктор Фәйзуллин 1986 елның 22 апрелендә Диңгез буе краеның Находка шәһәрендә туган. Нәселе себер татарларыннан килә[4][5]. Находка шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (беренче тренеры — Р. Н. Адильев). 2004 елда «Океан» өчен дебют ясый. Беренче сезоннан соң Хабаровскның СКА клубына күчә, анда Сергей Горлукович җитәкчелегендә ике сезон уйный[6]. 2007 елда «Спартак-Нальчик» өчен чыгыш ясаган. Чемпионатта 28 матч уйный, 3 гол кертә һәм чемпионатның иң яхшы яшь уенчыларының берсе дип таныла[7]. Шул ук елның ноябрендә Петербургның «Зенит» командасы белән 3 еллык контрактка кул куйган. Transfermarkt.de порталы мәгълүматлары буенча, ярымсакчының күчүе клубка 2 млн еврога төшкән[8].

2008 елның 13 февралендә «Вильярреал»га каршы УЕФА кубогының 1/16 финалы матчында «Зенит» өчен дебют ясый[9]. УЕФА Кубогы ярымфиналының «Бавария»га каршы җавап матчында Оливер Кан капкасына дүрт тупның берсен кертә[10].

2015 елның җәендә «Зенит» Фәйзуллин белән контрактны 2018 елга кадәр озайта. Тез белән бәйле даими проблемалар сәбәпле шул вакыттан бирле тулы булмаган җиде матч (2015 елның май-сентябрь айларында) уйный. 2016 елның мартында АКШта чираттагы операцияне кичерә. Андрей Аршавин сүзләренчә, аның артрит, ә Россия җыелма командасы табибы Эдуард Безуглов сүзләренчә, аның артроз булган[11][12]. 2018 елның 8 маенда сезон тәмамланганнан соң Фәйзуллинның командадан китүе турында билгеле була[13]. 13 маенда карьерасын тәмамлану турында игълан итә.

2015 елдан, Олег Самсонов белән бергә, «Алгоритм Девелопмент» төзелеш компаниясе хуҗасы[14]. 2018 елның октябрендә Санкт-Петербургта «Алгоритм» футбол клубына нигез сала. 2021 елның гыйнварыннан — Тольяттиның «Акрон» ФК спорт директоры[15].

Җыелма команда составында

Яшьүсмерләр (2004) һәм Олимпия (2006) Россия җыелма командасына җәлеп ителгән. 2007 елдан башлап Россиянең яшьләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Аның составында 7 матч уздыра, 3 туп кертә. Шулай ук Россиянең икенче җыелма командасы өчен 2 матч уздыра.

2012 елның 15 августында Кот-д’Ивуар җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта старт составында чыгып, Россия җыелма командасы өчен беренче матчын үткәрә. 2012 елның 7 сентябрендә 2014 елгы Дөнья Чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында ил командасы өчен икенче матчта Төньяк Ирландия җыелма командасына каршы Александр Кержаков тапшыруыннан беренче туп кертә[16].

Гаилә

2009 елның 14 апрелендә Фәйзуллинның һәм аның хатыны Верониканың улы Севастьян туа. Улы туганнан соң Виктор аның исеме белән татуировка ясый. 31 октябрьдә кызы Мирра туа[17].

Казанышлар

Россия байрагы «Зенит»

  • УЕФА Суперкубогы иясе: 2008;
  • УЕФА Кубогы иясе: 2008;
  • Россия Чемпионы (3): 2010, 2012, 2015;
  • Россия Кубогы иясе (2): 2010, 2016;
  • Россия Суперкубогы иясе (3): 2008, 2011, 2015;
  • Россия чемпионатының көмеш призеры (2): 2013, 2014;
  • Россия чемпионатының бакыр призеры (2): 2009, 2016.

Искәрмәләр

  1. Viktor Faizulin // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. Victor Fayzulin // As (исп.) — Madrid: Grupo PRISA, 1967.
  3. Приказ Министра спорта В. Л. Мутко № 119-ВН от 25 декабря 2008 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2009. Архивировано из оригинала 30 гыйнвар 2009 года.
  4. Виктор Файзулин: «В детстве я рисовал Бебето»
  5. Виктор Файзуллин: «У меня татарские корни, в «Рубин» звали»
  6. Денис Романцов. Сдвиг по Фазе. Главное о Викторе Файзулине - PROспорт-блог - Блог - Трибуна (рус.). sports.ru (8 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2012. Архивировано 23 октябрь 2012 года.
  7. Виктор Файзулин - Игроки ФК «Зенит», основной состав команды. Официальный сайт футбольного клуба «Зенит» - Официальный сайт ФК «Зенит» (рус.). fc-zenit.ru (11 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2012. Архивировано 5 ноябрь 2012 года.
  8. Viktor Faizulin - Player changes, player transfers - transfermarkt.de (ингл.). transfermarkt.de (11 сентябрь 2012). — «Season 07/08 Date 01.2008 from Spartak Nalchik to Zenit St. Petersburg. Transfer fee 2.000.000 €». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2012. Архивировано 23 октябрь 2012 года.
  9. Юрий Роденков: «Зениту» по силам пройти «Вильярреал» - 17 февраля 2008 - Zenit Video - ФК «Зенит» | Новости; Видео; Голы (рус.). zenitvideo.ru (17 февраль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2012. Архивировано 23 октябрь 2012 года.
  10. Павел Гогнидзе. Лига Европы УЕФА 2007/08 - История - Зенит-Бавария – UEFA.com (рус.). UEFA.com (2 май 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2012. Архивировано 23 октябрь 2012 года.
  11. Любимец Капелло. Куда пропал Виктор Файзулин?
  12. Почему Виктор Файзулин уже более года не играет в футбол
  13. Виктор Файзулин покидает «Зенит»
  14. Забивал Бразилии, брал еврокубки — и вдруг стал героем мемов. Куда пропал Виктор Файзулин
  15. Ленинградец проведет товарищескую встречу с командой Виктора Файзулина
  16. Группа F. Россия победила Северную Ирландию. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2012. Архивировано 23 октябрь 2012 года.
  17. У полузащитника «Зенита» Виктора Файзулина родилась дочь / Baltinfo.ru, 31 октября 2013.

Тема буенча өстәмә