Вилә Баймурзина

Вилә Баймурзина (1 июль 1953 ел) — педагог-галим, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре докторы (1998), профессор (1999). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2007). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014) һәм мәгариф отличнигы (2009).

Тәрҗемәи хәле

Вилә Искәндәр кызы Баймурзина 1953 елның 1 июлендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Акъюл авылында туган.

1976 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Диплом алганнан соң Күгәрчен районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1984 елдан алып Башкорт АССР Язучылар берлегенең Стәрлетамак язучылар оешмасы әдәби хезмәткәре.

1987 елдан белән Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында эшли: шул исәптән 2006 елдан математика һәм табигый фәннәр факультетының педагогика кафедрасы мөдире, 20092012 елларда — педагогия һәм психология факультеты деканы, бер үк вакытта педагогика кафедрасы мөдире.

1996 елдан алып Башкортстан мәгарифне үстерү институтында: директор урынбасары, 1999 елдан — педагогика кафедрасы мөдире. 20022014 елларда Башкорт дәүләт университетында, шуның 20062009 елларында педагогика кафедрасы мөдире.

Җәмәгать эшчәнлеге

Вилә Баймурзина җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Башкорт дәүләт университетының «Вестник Башкирского университета», Санкт-Петербургта чыккан «Российский гуманитарный журнал» басмаларында редколлегия әгъзасы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетындагы докторлык һәм кандидатлык диссертация советы әгъзасы, халыкара этнопедагоглар ассоциациясе әгъзасы. Алты ел Стәрлетамак башкорт хатын-кызлар җәмгыятен җитәкли, аннары ‒ рәис урынбасары, җөмһүрият хатын-кызлар җәмгыятенең идарә әгъзасы, Стәрлетамак башкортлары корылтае әгъзасы.

Халык биюләрен өйрәнеп, профессиональ башкара, әдәби әсәрләр яза. 2014 елда Баймурзина Вилә Искәндәр кызын, республика күләмендә сәхнәгә чыгарып, «Ил анасы» исеме бирәләр.

Фәнни эшчәнлеге

Баймурзина Вилә Искәндәр кызының Фәнни тикшеренүләре педагогика һәм мәгариф тарихына, гомуми педагогика проблемаларына, югары белем бирүнең теориясенә һәм методикасына багышланган.

Фәнни хезмәтләре

140-ка якын фәнни хезмәт авторы

Китаплары:

  • Этнопедагогика башкирского народа: история и современность. 2‑нче басма, тулыландырылган. Уфа; Стәрлетамак, 2008.

Әдәби китаплары

  • «Түгәрәк дөньям»,
  • «Алкынып-ашкынып ага гомер»,
  • «Их, бу ирләрне»,
  • «Истории из страны моего Детства» — рус телендә,
  • «На перекрестке семи дорог» дигән күләмле романын нәшриятка тапшырган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1