Владимир Соколов (1952)
Тәрҗемәи хәле
Владимир Вячеславович Соколов 1952 елның 9 августында Башкорт АССР-ның Яңавыл районы Яңавыл бистәсендә (хәзер Яңавыл шәһәре) туган.
Уфа каласындагы 76 нчы мәктәптә укый.
1969 елда Мәскәү дәүләт университеты каршындагы физика-математика мәктәбен тәмамлый.
1975 елда Башҡорт дәүләт университетын, 1979 елда — аспирантураны (җитәкчесе А. Б Шабат) тәмамлый.
1983 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Физика математика бүлегендә баш гыйльми хезмәткәр, 1989 елдан алып бүлек мөдире.
1990 елда докторлык диссертациясе яклый.
1995 елдан — Математика институтының баш гыйльми хезмәткәре, бер үк вакытта 1995-1997 елларда Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта.
1997 елда профессор гыйльми исеме бирелә.
2001 елдан — Л. Д. Ландау исемендәге Россия Фәннәр академиясенең Теоретик физика институтының төп гыйльми хезмәткәре (Черноголовка шәһәре). Фәнни эшчәнлеге сызыклы булмаган дифференциаль тигезләмәләр теориясенең алгебраик аспектларына багышланган.
100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы (1988)
- С. В. Ковалевская исемендәге премия (С. В. Манаков белән берлектә) (2007) — «Новые интегрируемые случаи в гамильтоновой механике с конечным числом степеней свободы» эшләр циклы өчен.
Сылтамалар
- Соколов Владимир Вячеславович РФА рәсми сайтында
- Соколов Владимир Вячеславович (неопр.). башкирская-энциклопедия.рф. Дата обращения 14 марта 2016.
- Персоналии: Соколов Владимир Вячеславович (неопр.). mathnet.ru. Дата обращения 14 марта 2016.
- Соколов Владимир Вячеславович (неопр.). vipschool.ru. Дата обращения 14 марта 2016.
- Институт теоретической физики им. Л. Д. Ландау — Соколов Владимир Вячеславович (неопр.). itp.ac.ru. Дата обращения 14 марта 2016.