Габделхак Галиуллин

Габделхак Сафиулла улы Галиуллин (рус. Абдельхак Сафиуллович Галиуллин; 26 ноябрь 1919, Казан17 апрель 1999, Мәскәү) – Совет һәм Россия фән эшлеклесе, математик һәм механик, техник фәннәре докторы (1958), профессор (1959), Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (1999), Халыкара Югары Мәктәп Академиясе академигы, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1974)[1].

Тормыш юлы

1919 елның 26 ноябрендә эшче гаиләсендә туа, балачагы Казан шәһәренең Яңа бистәсендә уза[2].

Каюм Насыйри исемендәге 13 нче татар мәктәбендә укый. Сыйныфташлары — Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттахов (булачак күрекле рәссамнәр), Җәвад Тәрҗеманов (галим һәм язучы). Мәктәптә укыганда Казанның Үзәк пионерлар клубында Абдулла Алиш оештырган әдәби түгәрәккә йөри, 9 класстан Казан дәүләт университетындагы профессор Григорьевның математика түгәрәгендә шөгыльләнә башлый[2]. 1938 елда мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә тәмамлап, Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 3 нче курстан фронтка китә. Югары командование аны, укуын дәвам иттерү өчен, Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлары академиясенә җибәрә (1941-1944). 1942 елда Волхов фронтында корралану буенча механик вазифасында фронт стажировкасы уза. Академияне тәмамлагач, Троицк шәһәрендә авиамеханиклар мәктәбендә укыта[2].

1946 елны Казанга кайта һәм Казан авиация институтында (хәзерге Казан милли-тикшеренү техник университеты) инженер-механик һәм өлкән укытучы булып эшли башлый.

1947—1950 елларда аэродинамика кафедрасында аспирантурада укый, җитәкчесе — галим, Казан хәрәкәт тотрыклыгы мәктәбе катнашучысы Георгий Владимирович Каменков була. 1950 елда кандидатлык диссертациясен, 1958 елда докторлык диссертациясен яклый[2].

1961–1964 елларда Галиуллин Патрис Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетында физика-математика һәм и төгәл фәннәр факультеты деканы, 1988 елга кадәр механика теориясе кафедрасы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча гыйльми советның рәисе булып тора[3].

Габделхак Сафиулла улы аналитик механика, тотрыклылык теориясе һәм хәрәкәт белән идарә өлкәсендә билгеле галим. 90 нан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография һәм дәреслекләр авторы[2].

Г.Галиуллинның укучылары арасында утызлап фән кандидаты һәм докторы бар. Алар Мәскәү, Казан, Саратов, Ереван, Алма-Ата һәм Ташкент шәһәрләрендә, шулай ук чит илләрдә дә эшлиләр[3].

Аның тикшеренүләренең нәтиҗәсе булып аналитик динамиканың яңа, традицион булмаган методлары, динамикада симметрия, гамильтон механикасын гомумиләштерү, Гельмгольц, Биркгоф һәм Намба системалары белән бәйле бүлекләр тора[2].

Габделхак Галиуллин 1999 елның 17 апрелендә вафат була, Мәскәү шәһәрендә җирләнгән[1].

Хезмәтләре

  • Галиуллин А.С. Аналитическая динамика: учеб. пособие. для университетов и вузов. М.: Высшая школа, 1989.
  • Галиуллин А.С. Динамика механической системы. М.: Университет дружбы народов. им. Патриса Лумумбы, 1965.
  • Галиуллин А.С. К вопросу о правильности систем линейных дифференциальных уравнений // Труды КАИ. 1960. Вып. 59.
  • Галиуллин А.С. Об одной задаче устойчивости движения тяжелой точки переменной массы // Труды КАИ. 1953. Вып. 28.
  • Галиуллин А.С. Обратные задачи динамики. М.: Наука, 1981.
  • Галиуллин А.С. Построение уравнений программного движения управляемых систем. М., 1969.
  • Галиуллин А.С. Решение основной задачи внешней баллистики неуправляемых ракет при одном оптимальном режиме полета // Авиационная техника. 1958. № 4.
  • Галиуллин А.С. У устойчивости движения тяжелой точки переменной массы // Труды КАИ. 1957. Вып.37.
  • Галиуллин А.С. Устойчивость движения. М.: Университет дружбы народов им. Патриса Лумумбы, 1973.
  • Галиуллин А.С. Методы решения обратных задач динамики. М.: Наука, 1986.
  • Галиуллин А.С. Системы Гельмгольца. М.: Наука, 1995.
  • Галиуллин А.С., Мухаметзянов И.А., Мухарлямов Р.Г. Современные обратные задачи динамики материальных систем. М.: Изд-во РУДН, 2001.
  • Галиуллин А.С. Избранные труды: в 2 т. М.: Изд-во РУДН. Т. 1, 2009. 208 с. Т. 2, 2009. 462 с.

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Галиуллин Габделхак Сафиулла улы. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 Мухарлямов Р.Г. Абдельхак Сафиуллович Галиуллин. Вестник РУДН. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  3. 1 2 Татар галиме яулаган үрләр. Шәһри Казан (15 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.

Әдәбият

  • Бәдретдинов Х. Татарстаннан читтәге татар галимнәре. — Йошкар-Ола: б.и., 2000. — С. 93—95.
  • Гарипова З.Г. Габделхак Галиуллин (1919—1999). — Фәнни Татарстан, 2014. — С. 122—126. (№ 3)
  • Гудкова В. Всегда в сердце. — Советская Татария, 1973. (13 марта)
  • Еругин Н.П., Шестаков А.А., Демин В.Г. и др. Абдельхак Сафиуллович Галиуллин. — Минск: Дифференциальные уравнения, 1980. — Т. XVI. — С. 950. (№ 5)
  • Хәмитов М. Бәхетле язмыш. — Казан утлары, 1972. — С. 97. (№ 6)

Сылтамалар