Гаранин Валериан Иванович

Гаранин Валериан Иванович (24 май 1928, Болгар, Татарстан АССР27 март 2026, Казан) — совет һәм Россия зоологы (герпетологы) һәм экологы, биология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты.

Халыкара педагогика академиясенең мөхбир әгъзасы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм А. М. Никольский исемендәге Россия герпетология җәмгыятенең мактаулы әгъзасы.

Тормыш юлы

1928 елның 24 маенда ТАССРның Спасск (хәзерге Болгар) шәһәрендә туа [1] [2]. 1952 елда Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый. 1956—1959 елларда шунда ук аспирантурада укый[3][2] һәм эшкә кала:

  • 1970—1980 елларда биология-туфрак факультетының табигатьне саклау кафедрасы доценты;
  • 1980—1986 елларда табигатьне саклау кафедрасы мөдире;
  • 1986—2016 елларда биология-туфрак факультетының умырткалы хайваннар зоологиясе кафедрасы доценты;
  • Э. А. Эверсман исемендәге зоология музее һәм гербарие  [рус.] инженеры[2].

Татарстан Республикасы Кызыл китабын төзүчеләрнең һәм мөхәррирләренең берсе, Идел-Кама тыюлыгы территориясендә һәм Куйбышев сусаклагычын төзегәндә су басу зонасында фәнни тикшеренүләрне оештыручы.

2026 елның 27 мартында Казанда вафат була.

Фәнни эшчәнлеге

1965 елда «Идел-Кама төбәге җир-су хайваннарының экологик-фаунистик очергы» темасына биология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый [2]. Фәнни кызыксыну өлкәсе: герпетология, хайваннар экологиясе, табигатьне саклау, фән тарихы.

350 дән артык фәнни басма, шул исәптән 30 монография һәм китап авторы. Татарстан Кызыл китабының барлык басмаларында мәкаләләрнең даими авторы.

Герпетологлар арасында танылган «Идел-Кама төбәгенең җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләре» исемле 1983 елда бастырылган монографиясе докторлык диссертациясе буларак планлаштырыла, әмма оештыру мәсьәләләренә бәйле якланмый[2].

1950 елларда Виктор Попов җитәкчелегендә Татарстан һәм Самара өлкәсе территориясендә Куйбышев сусаклагычының су басу зонасы хайваннар дөньясын тикшерү белән шөгыльләнә[2].

Химик Александр Арбузов һәм зоолог Виктор Попов белән берлектә 1960 елда Идел-Кама тыюлыгын  [рус.] булдыруга ирешкән СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында табигатьне саклау буенча комиссия эшендә актив катнаша Отец-основатель! Волжско-Камский государственный природный биосферный заповедник. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026..

Көнчыгыш дала кара еланының сирәк төрен — Башкиров дала кара еланының (Vipera renardi bashkirovi Garanin, Pavlov et Bakiev, 2004) тасвирламасын бирә[2].

Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең һәм А. М. Никольский исемендәге герпетология җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, Халыкара педагогика академиясенең мөхбир әгъзасы була[2].

Бүләкләр һәм казанышлар

  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (1970)[1][3];
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1979)[1][3];
  • «Хезмәт ветераны» медале (1984)[3];
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[3];
  • «Казанышлар өчен» мактау медале (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, 2010);
  • Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре (2018)[3];
  • Татарстан Республикасының атказанган экологы (2018)[4][3];
  • КДУ ректорының Мактау кәгазе (2023).

Басмалар

  • Гаранин В. И. Земноводные и пресмыкающиеся Волжско-Камского края. — М.: Наука, 1983. — 175 с.
  • Гаранин В. И., Гильмутдинов К. Г., Скокова Н. Н., Хасаншин Б. Д. Волжско-Камский заповедник // Заповедники европейской части РСФСР. Часть 2 / Под общ. ред. В. Е. Соколов, Е. Е. Сыроечковский. — М.: Мысль, 1989. — С. 96—108. — 304 с. — (Заповедники СССР). — 100 000 экз.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Сегодня отмечает свое 90-летие старейший зоолог и преподаватель республики Валериан Иванович Гаранин. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 Самарская Лука, 2018
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Валериан Иванович Гаранин отпраздновал свое 95-летие. Казанский федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  4. Ученому КФУ Валериану Гаранину присвоили звание «Заслуженный эколог Республики Татарстан». Министерство экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.

Әдәбият

  • Т.Н. Атяшева, А.Г. Бакиев, Р.А. Горелов, Г.В. Епланова, А.А. Клёнина, А.Л. Маленёв, Г.С. Розенберг, С.В. Саксонов, А.И. Файзулин. Валериан Иванович Гаранин (к 90-летию со дня рождения) // Самарская Лука: проблемы региональной и глобальной экологии : журнал. — 2018. — Т. 27, № 4(2). — С. 196—201. — DOI:10.24411/2073-1035-2018-10161.
  • Бакиев А. Г. Гаранин Валериан Иванович // Энциклопедия Самарской области. — Самара: ООО «СамЛюксПринт», 2010. — Т. 2. Г-И. — С. 11.