Гобәй Фәтхуллин
Гобәй Сәлим улы Фәткуллин (баш. Ғөбәй Сәлим улы Фәтҡуллин; 5 (18) август 1914, Кунакбай, Югары Урал өязе, Оренбург губернасы, Россия империясе — 5 сентябрь 2012, Учалы, Башкортстан, Россия) — СССР һәм Россия хуҗалык эшлеклесе, авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгысы, Башкортстан АССРның Учалы районы «Совет» күмәк хуҗалыгы рәисе. Социалистик Хезмәт Герое (1957). Бөек Ватан һәм Совет-япон сугышларында катнашучы[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1914 елның 5 (18) августында Ырынбур губернасының Югары Урал өязе Кунакбай авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Учалы районы) туа[2].
1938 елда Казан педагогия институтын тәмамлый[1]. 1937—1939 елларда Татарстан АССРның Питрәч авылында «За большевистский колхоз» район газеты мөхәррире урынбасары булып эшли[1].
1942 елда 1 нче Мәскәү Кызыл Байраклы хәрби авиация техник училищесын тәмамлый. Бөек Ватан һәм Совет-япон сугышларында катнаша[1].
1946 елдан башлап Учалы районында хезмәт итә: «Зауралец» район газетының (хәзерге «Учалинская газета») җаваплы мөхәррире була, 1948 елдан КПССның Учалы район комитетында эштә була[1].
1950—1972 елларда — Кунакбай, Габделкәсим, Илчемгол һәм Ургун авыллары хуҗалыкларын берләштергән Учалы районының «Совет» күмәк хуҗалыгы рәисе вазифасын башкара[3].
1972—1975 елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Учалы район комитеты рәисе булып эшли[3].
1975 елдан алып алты елга якын дәвердә «Ургун күле» ял йортын җитәкли[3].
1981 елда хатыны белән Уфага күченә, анда Уфа шәһәре парклары һәм бакчалары берләшмәсе директоры булып эшли. 1979—1983 елларда Бөтенсоюз ирекле янгын сүндерү җәмгыяте Башкортстан советының уку-укыту эше буенча өлкән инструкторы вазифасын үти[1][3].
2012 елның 5 сентябрендә үзенең 99 нчы яшендә Учалы шәһәрендә вафат була[4]. Кунакбай авылында җирләнгән[1].
Бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое;
- Ленин ордены;
- «Урак һәм Чүкеч» алтын медале (1957 елның 11 гыйнвары) — 1956 елда уңыш җыеп алу һәм икмәк хәзерләү эшләрен үткәрүдә күрсәткән аерым казанышлары өчен[2];
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[1];
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1971).
Гаиләсе
- Хатыны белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерә, алар Уфа шәһәрендә яши һәм эшли[3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Фаткуллин Губай Салимович (рус.). ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
- ↑ 1 2 3 Сергей Каргапольцев. Фаткуллин Губай Салимович (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Р. С. Лукманов. Председатель Губай (рус.). Краеведческий портал «У4алы.рф». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
- ↑ Ушёл из жизни Герой Соцтруда Губай Фаткуллин (рус.). ИА «Башинформ» (5 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2026.
Әдәбият
- Лукманов Р. С. Председатель Губай // Выжили. Выстояли. Победили. — Учалы, 2005. — С. 6—10. — 120 с.
- Баталин В. Живущий силой земли // Герои труда Башкирии: очерки о Героях Соц. Труда / сост. Р. А. Валишин и др.. — Уфа: Башкнигоиздат, 1970. — 376 с.
- Герои труда: Справочник о Героях Социалистического Труда и полных кавалерах ордена Трудовой Славы трёх степеней из Башкортостана / сост. Р. А. Валишин. — Уфа: Китап, 2011. — 432 с. — ISBN 978-5-295-05247-7.
- Башкирская энциклопедия. В 7 т. Т. 7: Ф — Я / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2011. — Т. 7. — 624 с. — ISBN 978-5-88185-075-3.