Гыйльметдин Ишбулдин
Гыйльметдин Ишбулдин (Гыйльметдин Гыйбадетдин улы Ишбулдин, 1857 — 1921) — музыкачы, скрипкачы. 1870-еллардан башлап Казан, Бөгелмә, Чистай, Петропавел, Актүбә, Эрбет, Златоуст һ.б. шәһәрләрендә җирле татарлар алдында чыгыш ясаган. 1896 елдан Уфада, беренче милли әдәби-музыкаль кичәләрендә солист һәм анасмбльче буларак чыгышлар ясаган, кыллы инструменталь ансамбльләр оештыруда катнашкан. Инструменталь пьесалар һәм җырлар («Атбасар», «Көй», «Таң җыры», һ.б.) авторы.