Заһидә Бурнашева
Тәрҗемәи хәл
Заһидә Бурнашева Рязань өлкәсенең Әҗе авылында туа. Башта — туган авылында, аннары күрше авылда укый. Белемен арттыру максаты белән читкә китә.
1913–1914 елларда Гаяз Исхакый нәшерендә чыккан «Ил» газетасында аның беренче шигырьләре басыла башлый, ә «Гыйффәт туташ шигырьләре» дигән беренче җыентыгы 1915 елда дөнья күрә. Тагын да тулыландырып, 1916 елда ул аны ике кисәк итеп кабат бастырып чыгара. 1919 елда шагыйрәнең «Балалар күңеле» дигән китабы нәшер ителә. Шул китабында «Зөһрә йолдыз» исемле поэмасы урын ала.
Октябрь инкыйлабыннан соң Сәмәркандта яши. Берничә ел партиянең Төркистан Үзәк Комитетында, аннан соң Үзбәкстан китап нәшриятында эшләп ала. 1933–1951 елларда Кыргызстан партия оешмасында җаваплы эшләрдә була. 1951 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Казанда яши һәм татар хатын-кызлар хәрәкәте турында китап яза. Ул 1971 елда басылып чыга.
Шагыйрә Казанда 82 яшендә вафат була.
Чыганаклар
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
- adiplar.narod.ru(үле сылтама)
Сылтамалар
- Татар язучылары. Электрон белешмәлек(үле сылтама)
- Татар энциклопедиясе [рус.]
- Сөембикә журналында 4.04.2016 чыккан И ӨМЕТ! мәкаләсе (автор: Роза Камалетдинова)
- Өмет йолдыз. Гыйффәт Туташ. - Гыйффәт Туташ тормыш һәм иҗатка багышланган сайт