Гүзәл Гарәпшина
Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина (Гүзәл Гарәпшина; рус. Гузель Мударисовна Гарапшина; 6 март 1966, Яңа Җияш, Татарстан АССР) — Россия театры актрисасы. 1985 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты[1]. Татарстанның атказанган артисты (2003).
Тормыш юлы
Гүзәл Гарәпшина 1966 елның 6 мартында Татарстан АССРның Актаныш районы Яңа Җияш авылында туа[2].
Үз авылларында мәктәп булмагач, өч чакрым ераклыктагы Яңа Богады авылына йөреп укый. Кичләрен мәктәптәге бию түгәрәгенә йөри. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, газетада Казан театр училищесына чакыру турындагы белдерүне күреп, имтиханнар тапшыра һәм уку йортына кабул ителә[3].
1981—1985 елларда Казан театр училищесында Мәсгут Имашев төркемендә укый. Укытучылары арасында Шамил Бариев, Рабит Батулла, Фирдәвес Әхтәмова, Асия Хәйруллина була[3].
1985 елда театр училищесын тәмамлагач, Кәрим Тинчурин театры режиссёры Равил Тумашев чакыруы буенча Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә килә. Театрдагы беренче роле — «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендәге Камилә роле[3]
2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый[2] (хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният институты).
Иҗаты
Г. М. Гарәпшина иҗатында төрле пландагы рольләр — сабыр Миңлекәйдән алып шаян Халидәгә, явыз Фәрхигә кадәр — үз урынын алган. Соңгы елларда театрда өлкән яшьтәге хатын-кызлар (карчыклар) рольләрен күбрәк башкара[4].
Башкарган рольләре
Актриса илледән артык роль башкарган, алар арасында:
- Камилә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал);
- Зөбәрҗәт — «Танышулар-кавышулар» (Д. Салихов);
- Хезмәтче — «Бернарда Альба йорты» (Ф. Г. Лорка);
- Миңлекәй — «Айгөл иле» (М. Кәрим);
- Бибиҗамал — «Кияүләр» (Х. Вахит);
- Маһруза — «Төн яна учакта» (Х. Ибраһимов);
- Фәрхи — «Сүнгән йолдызлар» (К. Тинчурин);
- Җиһан — «Назлы кияү» (К. Тинчурин);
- Аптекачы — «Без барыбыз да кешеләр» (Э. М. Ремарк буенча);
- Халидә — «Эх, алмагачлары!» (Ш. Фәрхетдинов);
- Рәйсә Рәисовна — «Ай, былбылым!»(Ш. Фәрхетдинов);
- Мәйсәрә — «Яратам! Бетте-китте!» (Л. Әминова);
- Дәү әни — «Ядәч! Исемдә!» (А. Бик-Булатов, М. Гафурова, Э. Дусаева, Й. Миңнуллина);
- Әкълимә — «Син бит минем бергенәм» (И. Юзеев);
- Диләрә — «Шәкүр карак» (М. Гыйләҗев).
Бүләкләре
- Татарстанның атказанган артисты (2003);
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2016);
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале (2023)[5].
Гаиләсе
Гастрольләрнең берсендә күчмә театр (хәзерге К. Тинчурин исемендәге театр) шофёры Мәсгут Гарәпшин белән таныша, кияүгә чыга. Уллары бар[3].
Юбилей кичәләре
2016 елның 20 апрелендә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда актрисаның 50 еллык юбилее уңаеннан Х. Вахит әсәре буенча куелган «Кияүләр» спектакле бенефис форматында уза. Бу кичәдә Гүзәл Гарәпшина Бибиҗамал ролен башкара[6].
2021 елның 6 мартында К. Тинчурин театрында Гүзә Гарәпшинаны 55 яшьлеге белән котлау тантанасы уза[7][8].
Сылтамалар
- ↑ Гузель Гарапшина. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Гарәпшина Гүзәл Мөдәррис кызы. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Светлана Гыйләҗева. Театрда яшәү. Мадани җомга (5 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Миләүшә Галиуллина. Яз Гүзәле. Мадани җомга (8 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турында. Раис Республики Татарстан (29 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Тинчурин театры артисты Гүзәл Гарәпшина юбилеена бенефис-спектакль була. Татар-информ (8 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Илүзә Ибәтуллина. Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! («Идел», автор — Илүзә Ибәтуллина). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (24 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Заслуженной артистке Татарстана Гузель Гарапшиной – 50! Фонд поддержки развития культуры при Раисе Республики Татарстан (20 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.