Гүзәл Шакирова (актриса)

Гүзәл Илгиз кызы Шакирова (рус. Гузель Ильгизовна Шакирова; 4 ноябрь 1980, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2004 елдан). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2015)[2]. Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе дикторы.

Тәрҗемәи хәле

Гүзәл Шакирова 1980 елның 4 ноябрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа.

Гүзәл Яр Чаллыда рус мәктәбендә укый, әмма 6 нчы сыйныфта укыганда гаиләсе Актаныш районының Чишмә авылына дәү әти-дәү әнисе янына күченеп кайта. Ул өч чакрымдагы күрше авыл мәктәбенә җәяү йөреп укый. Сыйныфта өч кенә бала була. Шунда туган татар телен тирәнтен үзләштерә. Рәсем ясауны яратканлыктан, мәктәптә газета чыгару, концерт алып бару һәм әнисе мөдир булып эшләгән клуб бәйрәмнәрен оештыру эшләре дә аның өстенә йөкләнә. Югары сыйныфларны Актанышта 2 нче санлы мәктәптә тәмамлый, төрле фестивальләрдә чыгыш ясый[3].

Мәктәпне тәмамлагач, актёрлар курсына укырга керергә ниятли, әмма ул елны курска студентлар җыелмау сәбәпле, Актанышта кала, тегүче булып эшли.

1999 елда Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының актёрлык бүлегенә, Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев курсына укырга керә. Институтны 2004 елда тәмамлый һәм шул ук елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшкә урнаша.

Театр

Гүзәл Шакирова икенче курстан бирле сәхнәдә уйный. Беренче роле — «Бит» спектаклендә Наилә. Институтны тәмамлагач, Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» спектаклендә — Гөлзирәк, Т. Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү"ендә — Розалия, "Җанкисәккәем"дә — Рәсимә, Х. Вахитның «Талак, талак» спектаклендә — Рәшидә образларын башкара.

«Зәңгәр шәл» спектаклендә Малай һәм Ханифа рольләрен уйный[4].

Татарстанның атказанган артисты Венера Шакирова актрисаны болай дип бәяли: «Гүзәл бик тырыш. Аңа „Яшь йөрәкләр“ спектаклендә Маһирә ролен биргәч, гармунда уйнарга өйрәнергә куштылар — ул өйрәнде. Башка артистлар сүзенә колак сала белә»[3].

Репертуар

  • Гөлзирәк — «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла);
  • Рәсимә — «Җанкисәккәем» (Т. Миңнуллин);
  • Розалия — «Алты кызга бер кияү» (Т. Миңнуллин);
  • Наилә — «Бит» (З. Хәким);
  • Әсма — «41 нең арбалы хатыннары» (З. Зәйнуллин);
  • Маһирә — «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш);
  • Регина — «Томан» (Г. Сәгыйтова);
  • Зөлфия — «GO! Баламишкин» (Ф. Бүләков);
  • Алсу — «Тимер борчак» (Р. Бохараев);
  • Рәшидә — «Талак, талак» (Х. Вахит);
  • Бибкәйнур — «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт);
  • Аида — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И. Зәйниев);
  • Малай, Ханифа — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин) һ. б.[4]

Театрдан тыш эшчәнлеге

Гүзәл Шакирова Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе дикторы булып эшли. Шулай ук Шаян ТВ каналында мультфильмнар тавышландыра[3].

Гаиләсе

Әнисе — Флүсә, халык театры спектакльләрендә уйный. Дәү әтисе гармунда уйнаган, дәү әнисе биюче булган. Әтисе — Илгиз, КамАЗ заводында эшли[3].

Ире — Руслан Низамов, элек Камал театры артисты, музыкант, тавыш операторы. Алар мәдәният һәм сәнгать университетында бергә укыган, «Талак, талак», «Мәхәббәт турында сөйләшик», «Бит» спектакльләрендә партнёр булып уйнаган. 2008 елның 7 маенда кызлары Мәдинә туа[3].

Фильмография

  • «Сиңа кайтам» — Айгөл;
  • «Яңа елда бергә булыйк!» (сериал);
  • «Үксезләр»;
  • «Җылы эзли җаннар»;
  • «Һаман яратам» (режиссёр — Лилия Муллагалиева).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/shakirova-g-1199-z-1241-l-ilgiz-kyzy/
  2. Гүзәл Илгиз кызы Шакирова (рус.). Камал театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Татарга театр һәрвакыт кирәк! (рус.). shahrikazan.ru (27 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  4. 1 2 Спектакль Зәңгәр шәл / Голубая шаль (рус.). Камал театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.