Дамир Тимерханов
Дамир Тимерханов | |
---|---|
Тулы исеме | Дамир Вәкил улы Тимерханов |
Туган көне | 25 июнь 1935 (89 яшь) |
Туган | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман |
Вафат көне | 25 ноябрь 2009[1] (74 яшь) |
Вафат булган җире | |
Эшчәнлеге | хәрби, генерал-майор |
Бүләк һәм премияләр |
Дамир Тимерханов, Дамир Вәкил улы Тимерханов (1935 елның 25 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман — 2009 елның 25 ноябре, РФ, Мәскәү) — генерал-майор (1981)[2][3], тарих фәннәре кандидаты (1990). ССРБ Гражданнар оборонасы идарәсенең инспекторлар бүлеге башлыгы (1984 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 25 июнендә Сарман районы Сарман авылында өч балалы дәүләт хезмәткәре гаиләсендә өлкән бала булып туган. Әтисе Вәкил Тимерханов яшьтән үк комсомол ячейкалары эшен башлап йөри, соңрак Биләр, Сарман районнарында ВЛКСМ район комитетларын җитәкли, Сарманда, Әгерҗедә КПСС райкомы беренче сәркатибе була, 1955—1958 елларда утызмеңче булып, Сарман районында күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Шәмәрдән урман хуҗалыгы директоры урынбасары. Әнисе Гөлҗамал Заһидуллина (Арча районыннан) 1928 елда Мәскәүдә авыл шурасы рәисләре курсларын тәмамлаган, Н. К. Крупская белән очрашкан. Энесе Илдус Казан авиация институтын тәмамлаган, Кировта инженер булып эшли. Роберт Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлаган, Мәскәүдә яши.
Дамир Вәкил улы Сарманда башлангыч сыйныфта дүрт ел татарча укый. Әтисенең хезмәт урынына бәйле, гаиләсе белән Әгерҗегә күчкәч, русча укый башлый. Гаилә Шәмәрдәнгә килгәндә, яшүсмер алтынчы сыйныфта була. Биредәге мәктәптә җиденче сыйныф булмагач, Кукмараның 2нче санлы рус мәктәбенә егерме чакрым йөреп, фатирда торып (Степан Разин урамы) укый. Әлеге мәктәпне тәмамлап, Сембердәге танк училищесына укырга керә.
Хәрби хезмәт
Танк училищесын уңышлы тәмамлап, Алманиядәге совет гаскәре төркемендә хәрби хезмәтен башлый (1957—1963). Аннан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайта һәм Төркестан хәрби округында хезмәтен дәвам итә (1963—1965). Мәскәүдә В. И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академияне тәмамлаган (1969). Кавказ арты хәрби округының мотоукчылар берләшмәсе сәяси бүлеге башлыгы, хәрби округның сәяси идарәсендә бүлек һәм идарә башлыгы (1969—1977)[4] Төп хезмәте белән бер вакытта җәмгыять эше дә алып бара. Буйнакск, Грозный, Тбилиси шәһәрләре шураларының, Чечен-Ингуш АССР республика шурасы депутаты булып сайлана.
1981 елның октябрендә «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1982 елда Мәскәүгә, Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты сәяси идарәсенә күчерелә (1982—1984). 1984 елдан ССРБ Гражданнар оборонасы идарәсендә өлкән инспектор, инспекторлар бүлеге башлыгы.
Чернобыль һәлакәте
1986 елның 28 апреленнән, ССРБ Гражданнар оборонасы идарәсенең оператив төркеме бүлек башлыгы буларак, Чернобыль һәлакәте булган урынга килә, 1987 ел азагына кадәр хезмәт вазифасын шунда башкара. 1988—1989 елларда да күп тапкырлар булырга туры килә. Биографиясендә Чернобыль дүрт елга якын вакытын ала. Аның хезмәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены белән билгеләп үтелә. 53 яшендә отставкага чыга.
Тарих фәннәре кандидаты (1990) Д. В. Тимерханов Мәскәүдәге фәнни-тикшеренү институтларының берсендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Аның чиктән тыш шартларда эш стилен камилләштерү проблемалары буенча, шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ССРБ Гражданнар оборонасы подразделениеләрендә сәяси эшнең кайбер мәсьәләләре буенча фәнни хезмәтләре байтак. Алар аерым брошюра итеп чыгарылган, чит илләрдә хәрби журналларда дөнья күргән.
2009 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Троекурово зиратында (Мәскәү, Рябиновая ур., 24) җирләнгән[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Илфа Исхак кызы Әмирханова (Лесхоз бистәсеннән). Кызлары Наилә, Лена, икесе дә югары белемле.
Чыганаклар
- Сарман районы энциклопедиясе, 1нче китап: Чаллы, 2000 ел, 180 бит.
Әдәбият
- Тәлгать Нәҗмиев. Генерал кунакка кайтты. «Социалистик Татарстан»
- Тәлгать Нәҗмиев. Сарманда туган генерал. «Саба таңнары»
- Тәлгать Нәҗмиев. Сарманда туган генерал. «Сарман», 10.06.2020, 8,10нчы бит.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://skorbim.com/мемориал/тимерханов_дамир_вакилович.html
- ↑ Татарские генералы и адмиралы Российской армии. 2020 елның 11 июнь көнендә архивланган. irekle-syuz, 12.01.2013
- ↑ Татарские генералы. «Звезда Поволжья», 4.12.2016
- ↑ Альтаф Гюльахмедов. Генералы и адмиралы татарской национальности. ok.ru(рус.)
- ↑ Тимерханов Дамир Вакилович. skorbim.com(рус.)
- 25 июнь көнне туганнар
- 1935 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- 25 ноябрь көнне вафат булганнар
- 2009 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Генерал-майорлар (ССРБ)
- Чернобыль һәлакәтен бетерүчеләр
- В. И. Ленин исемендәге Сембер югары хәрби танк команда училищесын тәмамлаучылар
- В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне тәмамлаучылар