Динар Хәмитов (1980)

Динар Хәмитов, Динар Зәкәрия улы Хәмитов (документларында: Динар Закярьевич Хаметов, 1980 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы2022 елның 23 марты, Украина) – россияле һөнәри хәрби, подполковник, Төньяк флотның 14 армия корпусы 200 аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры (Мурманск өлкәсе, 2016-2022). Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак була (23.03.2022).

Тәрҗемәи хәле

1980 елда Татарстан АССР Питрәч районы үзәгендә туган. Әтисе Зәкәрия, Ленино-Кокушкино һөнәри укуханәсендә эшләгән, әнисе Нәзилә. Мәктәпкә Динар иртә керә. Балачактан хәрби булырга хыялланган. Милли көрәш, җиңел атлетика спорты белән җитди шөгыльләнгән. Ярышларда җиңүләр яулаган. Мәктәптән соң, Казан артиллерия училищесында укыган. 16 яшендә җилкәсенә погоннар таккан. 2002 елда хәрби училищены тәмамлаганнан соң, взвод командиры буларак, Ленинград хәрби округына, Мурманск өлкәсе Печенга  [рус.] шәһәренә җибәрәләр, 2 елдан штаб начальнигы һәм командир урынбасары була. 2016 елдан 2022 елга кадәр Төньяк флотның 14 армия корпусы 200 аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры.

Хезмәт иткән вакытта Динар Хәмитов өч тапкыр 6 шар ай Сириядә, кайнар ноктада командировкада булган [1].

42 яшьлек хәрби хезмәткәр Мурманск өлкәсеннән хәрби бурыч үтәргә Украинага җибәрелгән һәм 2022 елның 23 мартында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган [2]. 9 апрельдә туган җирендә җирләнгән [3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2021 – II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале.
  • 2021 – Мурманск өлкәсе губернаторының «Поляр арты өлкәсендә фидакарь хезмәт өчен» мактаулы билгесе [3] .
  • 2022 – Батырлык ордены (үлгәннән соң).

Гаиләсе

Өйләнгән, хатыны Лилия, 2008 елда өйләнешкәннәр. Өч баласы: кызлары Камилә (Камилла), Әминә, улы Габдулла (Абдула).

Әдәбият