Дмитрий Нестеров

Дмитрий Леонтьевич Нестеров (рус. Нестеров Дмитрий Леонтьевич; 5 ноябрь 1899, Большая Раковка[d], Самара өлкәсе, Самара губернасы, Россия империясе1986, Самар, Самара өлкәсе, РСФСР, СССР) — СССР агрономы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе. Башкорт АССРның Дәүләкән машина-трактор станциясенең (МТС) өлкән агрономы (1935—1959). СССР Югары Советының IV чакырылыш депутаты (1954—1958). Социалистик Хезмәт Герое (1948).

Тәрҗемәи хәле

Дмитрий Нестеров 1899 елның 5 ноябрендә Самара губернасының (хәзерге Самара өлкәсе) Олы Раковка авылында туа[1].

Югары белемле, 1932 елда Краснодар шәһәрендә Кубань авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый[1].

1919 елда Самара өяз идарәсендә агроном булып эшли башлый. 1925—1927 елларда — Идел буе хәрби округының «Грань» совхозында техник җитәкче, 1927—1930 елларда — Казакъстан ССРның Урал өлкәсе хезмәт ияләре депутатларының Троицк һәм Чудин район советы башкарма комитетларының авыл хуҗалыгы идарәләре агрономы, 1932—1933 елларда — Самара өлкәсенең Денискино МТСында өлкән агроном[2].

1934 елдан — Башкорт АССРның Чакмагыш районы, Имәнкүл МТСында, 1935 елдан — Дәүләкән МТСында өлкән агроном[1].

Дәүләкән районының артта калган хуҗалыкларының берсе саналган «Тау хезмәте» авыл хуҗалыгы артелендә 1947 елда 150 га мәйданның һәр гектарыннан 14 ц арыш алына һәм соңгы еллар өчен бодайны тулаем җыю буенча иң зур уңышка ирешелә. Өлкән агроном булып Дмитрий Нестеров эшләгән МТС 154 мең сум — сөрүлек җирнең һәр гектарына 2 сум 48 тиен акча саклап кала. Натуралата түләүгә күчереп исәпләгәндә, бер тракторга уртача 5000 пот икмәкле хезмәт хакы туры килә. Трактор бригадалары 1000 килограмм ягулык экономияли.

МТС карамагындагы күмәк хуҗалыклар буенча 1947 елда 610 гектар мәйданның һәр гектарыннан 21,53 ц арыш алына. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бу югары казаныш өчен СССР Югары Советы Президиумының 1948 елның 2 апрелендәге Указы белән Дмитрий Нестеровка «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә[2][1].

1959 елда Дәүләкән МТСында өлкән агроном булып эшли[1]. Лаеклы ялга чыккач, яшәргә Куйбышев[3] шәһәренә күчә.

1986 елның 24 гыйнварында Куйбышевта вафат була[2][1].

Иҗтимагый эшчәнлеге

СССР Югары Советының IV чакырылыш депутаты (1954—1958)[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Нестеров Дмитрий Леонтьевич (рус.). Башкорт энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  2. 1 2 3 «Герои страны» халыкара патриотик интернет-проекты. Нестеров Дмитрий Леонтьевич [рус.] [Тикшерелгән 7 ноябрь 2024]
  3. Хәзерге Самар шәһәре.

Әдәбият

  • Герои труда / Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана / сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа: Китап, 2011. — 432 с. : ил. — ISBN 978-5-295-05228-6. [рус.]
  • Калякин Г. Давлекановский костровик // Герои труда Башкирии: очерки о Героях Соц. Труда. Уфа, 1970. [рус.]

Сылтамалар