Дмитрий Петров

Дмитрий Юрьевич Петров (1958 елның 16 июле, Яңа Мәскәү, Тула өлкәсе) — Россия синхрон тәрҗемәчесе, М.С. Нарикбаев исемендәге КАЗГЮУның Югары гуманитар мәктәбе профессоры. 2012—2016 елларда — «Культура» телеканалында «Полиглот» реалити-шоу алып баручы-укытучысы[1].

Тәрҗемәи хәле

Дмитрий Петров 1958 елның 16 июлендә Тула өлкәсенең Яңа Мәскәү шәһәрендә туа. 1975 елда Морис Торез исемендәге Мәскәү дәүләт чит телләр институтына (МГПИИЯ, хәзер — Мәскәү дәүләт лингвистика университеты) укырга керә[2]. Соңрак Петров бу югары уку йортта тәрҗемәчелек факультетының инглиз телен тәрҗемә итү һәм тәрҗемә итү практикасы кафедрасында укытучы булып эшли[3][4].

Матбугатта бастырылган интервьюда Дмитрий Петровның 30 дан артык тел белән таныш булуы хәбәр ителә[5][6]. Үз раслаулары буенча, 50 телдә укырга мөмкин, әмма 8 тел белән эшли: инглиз, француз, итальян, испан, алман, чех, грек һәм һинд[7].

2011 елның декабрендә, Казакъстан Республикасы мәдәният министрлыгының Телләр комитеты заказы буенча төзелгән «Тілашар ENTER» яңа цикллы телевизион проекты кысаларында казакъ телен өйрәнү буенча мотивация курсы үткәрә[8][9].

2012 елның гыйнварыннан 2016 елның июненә кадәр — «Культура» телеканалында «Полиглот» белем бирү программасы алып баручы-укытучысы. Тапшыруның барлыгы сигез сезоны чыккан: инглиз, итальян, француз, испан, алман, һинд/урду , португал һәм кытай телләре буенча.

Рус такмакларының чит телләргә тәрҗемәләр авторы[10]. Матбугат хәбәрләренә караганда, Дмитрий Петров Михаил Горбачев, Борис Ельцин, Владимир Путин белән эшләгән[11].

2019 елда «Univer» телеканалында татар телен өйрәнү буенча дәресләр циклын алып барган. «Туры сүз» лекторий циклында телләр тарихы турында аудиокитаплар циклын язган, «Сүзләр тылсымы» һәм «Дөнья теле» китапларын, инглиз, алман, француз, грек һәм испан телләрен мөстәкыйль өйрәнү дәреслекләр чыгарган.

2012 елда Мәскәүдә Дмитрий Петровның Инновацион-коммуникатив лингвистика үзәге ачыла.

Шәхси тормыш

Өйләнгән, хатыны — Анамика Саксен, Һиндстанда туып-үскән, тәрҗемәче[12]. Өч баласы бар: уллары Демьян һәм Илиан, кызы Арина.

Искәрмәләр

  1. Новости культуры. Все выпуски программы «Полиглот». Телеканал «Культура» (11 февраль 2013). Архивировано 28 гыйнвар 2021 года.
  2. Дмитрий ПЕТРОВ. Сайт Д.И. Ермоловича. Архивировано 9 март 2014 года.
  3. День открытых дверей на Переводческом факультете. linguanet.ru. Архивировано 12 июнь 2020 года.
  4. Ю. Фуколова. Синьор полиглот. Коммерсант.ru (3 март 2014). Архивировано 22 март 2014 года.
  5. Ларина Ю. Многоязычник. Уникальный полиглот Дмитрий Петров начал телепроект и рассказал Юлии Лариной, как учить языки // Огонёк. — № 3 (5212). — 23.01.2012. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2012. Архивировано 25 октябрь 2012 года.
  6. Открытая лекция «Проблемы изучения языка и переводческая деятельность в контексте межкультурной коммуникации». Институт УНИК. Архивировано 12 март 2014 года.
  7. Гарматина Ю. Педагог и полиглот Дмитрий Петров: Иностранный язык можно выучить в любом возрасте! // АиФ. — 31.10.2012. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2012. Архивировано 8 февраль 2013 года.
  8. Казахский язык можно выучить за 2 недели с «Тілашар ENTER». Новости Казахстана. Tengrinews.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2013. Архивировано 18 декабрь 2013 года.
  9. З. Давлетъярова. Глаголом по незнанию. Dialog (29 ноябрь 2011). Архивировано 7 февраль 2016 года.
  10. Киеня Н. Полиглот Дмитрий Петров: Килька плавает в томате, ей в томате хорошо // Известия. — 27.06.2007. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2012. Архивировано 28 апрель 2012 года.
  11. Виктория Юхова. Языковой запас, Журнал «Итоги» (2014-01-27). 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  12. Свинаренко И. Анамика Саксена: хождение за три моря // Медведь. Первый Мужской журнал. — 24.02.2012. [недоступная ссылка — история]. Архивировано 4 февраль 2013 года.