Драгиша Цветкович
Драгиша Цветкович (серб. Драгиша Цветковић, Dragiša Cvetković, 15 гыйнвар 1893, Ниш, Сербия кыйраллыгы[3]—18 февраль 1969, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе.
Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы диннәр министры (1928-1929), Югославия кыйраллыгы социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау министры һәм бер үк вакытта физик тәрбияләү министры урынбасары (1935-1936), Югославия кыйраллыгы гаделия (юстиция) министры (1936), Югославия кыйраллыгы министрлар шурасы рәисе (1939-1941), ЮК эчке эшләр министры (1939), урынбасар (1939-1941), алман оккупациясе вакытында берничә мәртәбә кулга алынган була (1941-1944), Болгария, Төркия һәм Италия аша Францияга качып киткән (1944). Гомернең калган өлешен Парижда үткәргән.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Dragiša Cvetković // Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija (хорв.) — 2009.
- ↑ Цветкович Драгиша // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Сербия