Дуслар көне

Дуслар көне (рус. День друга, исп. Día del Amigo) — ел саен 20 июльдә Аргентинада, Эквадорда, Бразилиядә һәм Уругвайда, шулай ук 30 июльдә Парагвайда, июльнең беренче шимбәсендә Перуда билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көнне дусларга төрле бүләкләр һәм сувенирлар бирелә.

Тарихы

Бу бәйрәмне булдыруны Парагвайның Пуэрто-Пинаско шәһәреннән табиб Рамон Артемио Брачо тәкъдим итә. Ул 1958 елда кешеләр арасында дуслыкны үстерергә юнәлдерелгән кампания төзи һәм даими үткәрелә торган бәйрәм булыр дип өметләнә. Парагвайда бу көн 30 июльдә билгеләп үтелә.

Аргентинада Дуслык көне журналист Энрике Эрнесто Феббраро[1] инициативасы белән 20 июльдә уздырыла. Бәйрәмне халык яратып үткәрә, ул халык арасында бик популяр була, хәтта дусларның бер-берсен еш котлавы Буэнос-Айрес, Мендоса, Кордова и Росарио шәһәрләрендә мобиль элемтәнең вакытлыча бозылуына китерә. Аргентина язучысы Роберто Фонтанорроса вафатыннан соң (2007 елның 19 июле), илдә Дуслар көнен бәйрәм итү датасын 19 июльгә үзгәртергә теләүче кешеләр саны арта.

Бу көн Бразилиядә 18 апрельдә билгеләп үтелә.

Перуда 2009 елдан июль аеның беренче шимбәсендә уздырыла.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 20 июля - День друга в Латинской Америке. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2015. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә