Дәхтәрни

Дәхтәрни (рус. Малый Труев) — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы, Труев елгасы буенда.

Пенза өлкәсенең Сембер өлкәсе белән кисешкән урынында Күзнәй районы урнашкан. Бу районда бер-берсенә тоташ өч татар авылы җәелеп ята: Дәхтәрни, Кынады, Ялгаш авыллары.

Дәхтәрнидә 2004 елда 382 йортта 1314 кеше яшәгән.

Авылны Ялгашлылар нигезләгән була. Дәхтәрнидә дегет чыгарганнар, исеме шуннан килә.

Чыганаклар

Файл:Дәхтәрни мәчете.jpg
2009 ел, мәчет ачылышы