Исәкәй (Неверкин районы)
Исәкәй (рус. Исикеево) — Пенза өлкәсенең Неверкин районына керүче татар-чуаш авылы. Чырчым елгасы буенда урнашкан. 1720 елларда йомышлы чуашлар тарафыннан нигезләнгән. Авыл өч авыл берләштерелеп ясалган: Шомалык, Исакай, Югары Чырчым.
2004 елда авылда 59 хуҗалыкта 172 кеше яшәгән.
Авыл атамасы аны нигезләгән кеше исемнәреннән чуаш милләтле Изекейдан килә.
Чыганаклар
Бу — Пенза өлкәсе географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |