Шалдавыч

Шалдавыч (рус. Татарский Шелдаис) — Пенза өлкәсенең Спасск районына керүче татар авылы. Шалдавыч елгасы буенда урнашкан.

Авылда 2004 елда 48 йортта 117 кеше яшәгән.

Авылны касыйм, шацк татарлары нигезләгән була.

Шалдавычта Пенза өлкәсенең әйләнә-тирә яктагы татар авыллары (Почу, Аккүл-Тараклы, Татар Шуриновкасы, Мачали, Щербаковка) һәм Мордовиянең Зубова Поляна районы авыллары өчен бердәнбер мәчет эшли.

Чыганаклар