Индерка

Индерка яки Госман (рус. Индерка) — Пенза өлкәсенең Сосновоборск районына керүче зур татар авылы. Сура (Сыры) елгасы буенда урнашкан. Сосновоборск районының татар мәдәнияты үзәге булып тора.

Авылда 2007 елда 4261 кеше яшәгән.

Индеркада 5 мәчет (берсендә мәдрәсә), 2 мәктәп (урта һәм музыка), 15 кибет, почта, мәдәният йорты, хастаханә, картлар йорты бар.

Тарихи мәгълүмат

Авыл атамасы - Усман дигән кеше исеменнән чыккан. Икенче исеме Индер - йә ындырдан, йә чуаш исеме Индердән, дөрестән дә бу якларда кайчандыр болгар-бортаслар яшәве билгеле.

Госманны 1720 елларда лашманчы татарлар нигезләгән.

Төп фамилияләр

  • Акчуриннар – 54 гаилә; 11.Ернеев – 24 гаилә;
  • Баишев – 52 гаилә; 12.Гафаров – 24 гаилә;
  • Абдуллин – 41 гаилә; 13.Кәримов – 23 гаилә;
  • Куликов – 35 гаилә; 14.Казаев – 23 гаилә;
  • Зәбиров – 34 гаилә; 15.Аббясов – 22 гаилә;
  • Кафтаев – 33 гаилә; 16.Козырев – 22 гаилә;
  • Мельзетдинов – 31 гаилә; 17.Әхмәтов – 21 гаилә;
  • Мишкин – 28 гаилә; 18.Еникеев – 21 гаилә;
  • Имангулов – 26 гаилә; 19.Купаев – 21 гаилә.[2]

Карагыз

Искәрмәләр

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. Абдуллины из села Индерка, archived from the original on 2013-04-10, retrieved 2012-05-03 

Танылган шәхесләр

Чыганаклар