Пәлдәнге

Пәлдәнге (рус. Татарская Пенделка) — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы.

Авылда 2004 елда 119 йортта 368 кеше яшәгән.

Авылны 1685 елда татарлар нигезләгән була.

Шактый бай, ишле авыл була. 1859 елда биредә 3 мәчет, постау фабрикасы эшли.

Чыганаклар