Евгений Куйвашев

Евгений Владимир улы Куйвашев[1] (1971 елның 16 марты, Луговской, Ханты-Манси автономияле округы, Төмән өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2012 елның 29 маеннан Свердловск өлкәсе Губернаторы (2012 елның 14-29 маенда һәм 2017 елның 17 апреленнән 18 сентябренә кадәр Свердловск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы). 2022 елның 22 гыйнварыннан «Бердәм Россия» фиркасенең Свердловск төбәк бүлеге секретаре.

Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле (2011-2012), Төмән (2007-2011) һәм Тобольск (2005-2007) администрациясе башлыгы.

Тәрҗемәи хәле

Евгений Куйвашев 1971 елның 16 мартында Ханты-Манси автономияле округының Луговской бистәсендә туа.

1991-1993 елларда «стоматолог-ортодонт» белгечлеге буенча Володя Солдатов исемендәге Тубыл медицина училищесында [2][3] укый.

1999 елда «юрист» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Федераль чик буе хезмәтенең Мәскәү хәрби институтын тәмамлый.

2010 елда Төмән дәүләт университетында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча һөнәри әзерлек уза.

1989-1991 елларда ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

Хезмәт эшчәнлеге

Урта мәктәпне тәмамлагач, күпмедер вакыт «Сургутремстрой» трестында слесарь булып эшли[4].

1991 елда армиядә хезмәт иткәннән соң, кыска вакыт Сургутта Технология транспорты идарәсендә физкультура буенча методист булып эшли[5].

Белем алганнан соң, Ханты-Манси автономияле округының Пойковский бистәсендә башта теш технигы, аннары Әфганстан ветераннары берлегенең коммерция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, бетономешалка машинисты, биекче-монтажчы, соңрак «РЭУ» ПМУПта юрисконсульт .

1997 елда Куйвашев Пойковский бистәсе администрациясенә эшкә күчә, анда башта район башлыгы Эдуард Худайнатов ярдәмчесе, аннан соң аның урынбасары булып эшли, ә Худайнатов Президент Администрациясенә эшкә күчкәч, 2000 елда аның урынын ала[6].

Хакимияттә эшләү белән беррәттән, Куйвашев дәүләт һәм хокук теориясен, муниципаль хокукны Төмән дәүләт университетының Пойковский филиалында укыта[7].

2004-2005 — Мәскәү шәһәре суд приставлары идарәсе башлыгы урынбасары.

2005 елның 30 ноябрендә Тубыл шәһәре Думасы депутатлары тарафыннан бертавыштан Тубыл шәһәре администрациясе башлыгы итеп раслана[8].

undefined

2007 елның 5 июлендә Төмән шәһәр Думасы депутатлары тарафыннан Төмән шәһәре администрациясе башлыгы итеп сайлана[9].

2011 елның 29 гыйнварыннан 6 сентябренә кадәр — Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары. 2011 елның 6 сентябреннән 14 маена кадәр — Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле[10][11].

2011 елның 14 сентябреннән 2012 елның 14 маена кадәр — Россия Федерациясе Иминлек советы әгъзасе.

Свердловск өлкәсе Губернаторы

2012 елның 14 маеннан — Свердловск өлкәсе Губернаторы вазифаларын башкаручы[12][13].

2012 елның 24 маенда Россия Президенты Владимир Путин Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыенына Евгений Куйвашев кандидатурасын кертә[14]. Кандидатура Свердловск өлкәсе Канун чыгару җыены депутатларының күпчелек тавышы белән хуплана һәм 2012 елның 29 маенда Евгений Куйвашев рәсми рәвештә өлкә губернаторы вазифасына керешә.

2012 елның 28 июленнән 22 февраленә кадәр — 2015 елның 10 ноябреннән 2016 елның 6 апреленә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе[15][16][17][18].

2012 елның июлендә Куйвашев инициативасы буенча вице-губернатор посты кертелә, әмма киләсе елның декабрендә бу вазифа бетерелә[19]. 2016 елда төбәк премьер-министры вазифасын бетерәләр, аның вазифалары губернаторга йөкләнә[20]. Шулай итеп, 2017 ел башына Куйвашев бер үк вакытта губернатор һәм өлкә хөкүмәте башлыгы була.

2016 елның 18 сентябрендә Куйвашев «Бердәм Россия» фиркасеннән Свердловск өлкәсенең Канун чыгару җыенына сайлауларда катнаша. Сайлаулардан соң депутат вазифаларын башкармыйча, депутат мандатына тапшыра.

2017 елның 17 апрелендә үз теләге белән отставкага китә. Шул ук көнне Россия Президенты указы белән Свердловск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[21]. 10 сентябрьдә узган сайлауларда 62,16% нәтиҗәсе белән җиңү яулый.

2018 елның 8 декабрендә, «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең XVIII съезды делегатлары кабул иткән карар нигезендә, Евгений Куйвашев фирканең Югары советы составына кертелә[22].

«Милли рейтинг» проекты мәгълүматлары буенча, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Евгений Куйвашев губернаторлар арасында, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собяниннан гына калышып, өченче урынны ала[23].

Россия федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2011 елның 30 ноябре).

Россия Федерациясенең 2 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2011 елның 5 мае).

Бүләкләр

  • Почёт ордены (2012);
  • Александр Невский ордены (2019).

Шәхси тормыш

Беренче хатыны — Ирина, ТКХ өлкәсендә эшләгән. Кызы — Елизавета (1997).

Икенче хатыны — Наталья Сергей кызы Куйвашева (1974), Пойковский бистәсендә китапханәдә эшләгән, аннары эшмәкәр. Төмән һәм Тобольск шәһәрләрендә урнашкан «Три бокала» элита шәраблары кибетләре челтәренә ия булган «Леля» ҖЧҖ директоры һәм хуҗасы. Улы — Дмитрий.

Евгений Куйвашев спорт белән шөгыльләнә: биатлон, хоккей. «Барлык йолдызлар» матчларында катнаша. «Автомобилист» хоккей клубы һәм «Урал» футбол клубы өчен җан ата.

Рус рок музыкасын ярата, Свердловск рок-клубы ветераннары белән таныш, Александр Пантыкин белән дус. Хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, рәсем сәнгатен яхшы белә[24].

Искәрмәләр

  1. Виктор Жуков. Главный вопрос о новом полпреде, который волнует уральцев, – как правильно произносится его фамилия? Федеральные каналы уже наделали ляпов. Ура.ру (7 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2012. Архивировано 7 ноябрь 2011 года.
  2. Куйвашев Евгений Владимирович. ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 13 гыйнвар 2014 года.
  3. Куйвашев, Евгений. Лентапедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2013. Архивировано 17 декабрь 2013 года.
  4. Дмитрий Колезев. «Отмечаются существенные пробелы в описании трудовой деятельности». Znak.com (3 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2013. Архивировано 2 июнь 2013 года.
  5. Алексей Носиков, Алексей Остапов, Полина Дикушина. Личное дело Куйвашева. УралПолит.ru (29 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2013. Архивировано 13 гыйнвар 2014 года.
  6. Алексей Белянин, Александр Родионов. Кто такой Евгений Куйвашев – подробности. Новый губернатор Среднего Урала любит менять работу, жен и свою биографию. Новый Регион (29 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 23 сентябрь 2013 года.
  7. Главой администрации Тобольска стал Евгений Куйвашев (Тюменская обл.) (рус.). Regnum (30 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2013. Архивировано 14 гыйнвар 2014 года.
  8. Избран глава администрации Тобольска. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2010. Архивировано 1 февраль 2014 года.
  9. Евгений Куйвашев избран мэром Тюмени. Как проголосовали депутаты. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2010. Архивировано 2 февраль 2014 года.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 06.09.2011 г. № 1164 «О полномочном представителе Президента Российской Федерации в Уральском федеральном округе». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2019. Архивировано 12 август 2019 года.
  11. Указ Президента Российской Федерации от 14.05.2012 г. № 619 «О Куйвашеве Е. В.» Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2019. Архивировано 12 август 2019 года.
  12. Евгений Куйвашев освобождён от должности полпреда Президента в Уральском федеральном округе. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2012. Архивировано 19 февраль 2014 года.
  13. Президент принял отставку губернатора Свердловской области Александра Мишарина. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2012. Архивировано 24 гыйнвар 2022 года.
  14. Президент внёс кандидатуру Евгения Куйвашева на должность губернатора Свердловской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2019. Архивировано из оригинала 27 март 2015 года.
  15. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.07.2012 г. № 343-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
  16. Распоряжение Президента Российской Федерации от 22.02.2013 г. № 65-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
  17. Распоряжение Президента Российской Федерации от 10.11.2015 г. № 356-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
  18. Распоряжение Президента Российской Федерации от 06.04.2016 г. № 74-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2020. Архивировано 26 март 2020 года.
  19. В Свердловской области будет ликвидирован пост вице-губернатора. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2017. Архивировано 24 гыйнвар 2022 года.
  20. Пресс-конференция губернатора Свердловской области Евгения Куйвашева, посвящённая итогам 2016 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2017. Архивировано 14 апрель 2017 года.
  21. Евгений Куйвашев назначен временно исполняющим обязанности губернатора Свердловской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2017. Архивировано 18 апрель 2017 года.
  22. Ротация в составе Высшего Совета «Единой России» составила 16%. er.ru (8 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2018. Архивировано 27 март 2019 года.
  23. Национальный Рейтинг Губернаторов (Итоги 2020 года). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2021. Архивировано 11 гыйнвар 2021 года.
  24. Хобби губернаторов Большого Урала. ura.news. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 27 март 2019 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә