Зин әл-Габидин бин Гали

Зин әл-Габидин бин Гали, гарәп. زين العابدين بن علي‎, фр. Zine el-Abidine Ben Ali (1936 елның 3 сентябре, Хаммам-Сус, Тунис) — Тунисның дәүләт һәм хәрби эшеклесе. Тунис байрагы Тунис президенты (1987-2011). Генерал (1977).
2011 елда халык күтәрелеше нәтиҗәсендә, илдән китеп, Согуд Гарәбстанында сәяси сыену урыны таба.
2012 елда Тунис хәрби трибуналы, нәмаешта йөрүчеләрне үтерүдә гаепләп, читтән торып гомерлек тоткынлыкка хөкем иткән.

Тәрҗемәи хәле

1936 елның 3 сентябрендә Туниста Хаммам-Сус шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган. Франциянең Сен-Сир хәрби академиясен, Шалон-сюр-Марн артиллерия укуханәсен, АКШта разведка, хәвефсезлек югары мәктәбен һәм ҺҺС мәктәбен тәмамлаган.

1958 елдан Тунис әрмесе генераль штабы офицеры, хәрби хәвефсезлек хезмәте башлыгы.

1974-1977 елларда Мароккода хәрби атташе, кайткач, Тунис саклану министрлыгы канцеляриясе шефы.

1977 елның декабреннән «генерал» хәрби дәрәҗәсендә Тунис милли хәвефсезлек хезмәте генераль директоры.

1980 елның апреленнән Тунисның Польшадагы илчесе.

1984 елның гыйнварыннан янәдән Тунис милли хәвефсезлек хезмәте генераль директоры.

1985 елдан Тунис милли хәвефсезлек министры.

1986 елның апреленнән Тунис эчке эшләр министры.

1987 елның 2 октябреннән Тунис премьер-министры (хәрби министр һәм эчке эшләр министры да).

Хакимияткә килүе

1987 елда Тунис конституциясенең 57нче маддәсенә таянып, Тунис дәүләтенең «гомерлек» президенты Хәбиб Бургибаны (1903-2000) «ил белән идарә итә алмый» дигән табиблар белешмәсе нигезендә хакимияттән читләштерә. Сайлауларга кадәр ике ел президент в.б. булып тора. 1989 елда президент итеп сайлана. Тунис конституциясенең президент булып өч мөддәткә генә сайлана алу турындагы һәм президентлыкка кандидатның яшен чикләүче (70 яшь) маддәләре референдум юлы белән алып ташлана. 2009 елның 25 октябрендә узган президент сайлауларда бишенче мәртәбә (1989, 1995, 1999, 2004, 2009) ил президенты итеп сайлана.

2011 елның гыйнварында илдәге югары инфляция, эшсезлек һәм коррупциягә каршы күтәрелгән халык чуалышлары («Ясмин инкыйлабы-2»)[1] нәтиҗәсендә илдән качарга мәҗбүр була, Согуд Гарәбстанында сәяси сыену урыны таба[2].

2011 елның 20 июнендә Тунис суды З. бин Галине һәм аның яшь хатыны Ләйлә Трабелсине 35 елга иректән мәрхүм итәргә һәм 65 млн $ штрафка тартырга хөкем чыгара.

2012 елда Тунис хәрби трибуналы, нәмаешта йөрүчеләрне үтерүдә гаепләп, читтән торып З. бин Галине гомерлек тоткынлыкка хөкем иткән.

Гаиләсе

Хатыннары:
I Нәгыймә Кефи
II Ләйлә Трабелси
Балалары: улы Мөхәммәт (II никахыннан)
кызлары Газва, Дорсаф, Сирин (I никахыннан),
Несрин, Хәлимә (II никахыннан)

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Тема буенча өстәмә