Зыя Закиров

Зыя Закиров, Зыя Закир улы Закиров (рус. Зия Закирович Закиров, 1918 елның 8 декабре, РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әҗмәкәй1985 елның 27 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Әҗмәкәй) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы. 1947―1973 елларда ТАССР, Чаллы районы, «Гигант» күмәк хуҗалыгы (1972 елдан совхоз) рәисе. Татарстан АССРның Атказанган зоотехнигы (1968). 1959―1966 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле

1918 елның 8 декабрендә Уфа губернасы, Минзәлә өзе, Макарьев (Илбакты) волосте (хәзерге Татарстанның Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлеге)[1] Әҗмәкәй авылында Закир һәм Шәмсебәдәр гаиләсендә туа[2]. 1938 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Хезмәт юлы

1938 елда Шилнәбашта «Яңа юл» колхозында зоотехник. 1940 елның кышында Кызыл Гаскәргә алына.

НКВДның 25нче чик буе полкында, Прут елгасында (Молдавия) хезмәт итә башлый. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. Җиңү көнен Австриянең Зальцбург шәһәрендә каршылый[3].

1946 елда гаиләсен алырга кайткан җиреннән, туган туфрактан аерыла алмыйча, 60 кешесен сугышта югалткан туган авылы Әҗмәкәйдә кала. Әҗмәкәй зооветучастогына зоотехник булып урнаша. 1947 елда ВКП(б) район комитеты аны Әҗмәкәйдәге «Алга» колхозына рәис итеп куя.

1956 елда, райком секретаре Ф. Т. Козарь тәкъдиме белән, Чаллы МТСы директоры итеп күчерелә һәм аны 1958 елга кадәр җитәкли[4].

1958 елдан ― 12 авылны берләштергән «Гигант» колхозы рәисе.

1959―1963, 1963―1967 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1973 елда Зыя Закир улы пенсиягә чыга, совхозга яңа директор ― Нәҗип Зыятдинов (1925―2008) билгеләнә һәм аңа 1976 елда «хезмәт уңышлары өчен» Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме тапшырыла[5].

Зыя Закир улы 1985 елның 27 декабрендә 67 яшендә вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Азьмушкино. Татарская энциклопедия TATARICA
  2. История деревни Азьмушкино. Набережные Челны. История. Фото и Кинохроника, 24.07.2019
  3. Линуза Халикова. Закиров Зия Закирович. Бессмертный полк. Тукаевский район, 30.04.2020
  4. Закиров Зия Закирович. Набережные Челны, 7.02.2020
  5. Герой Социалистического Труда Зиатдинов Назип Зиатдинович. Герои страны [рус.]

Әдәбият

Мәкаләләр

Сылтамалар