Ибраһим Кулиев

Ибраһим Габделвахит улы Кулиев — тәрҗемәче, журналист, татар теле белгече.

Тәрҗемәи хәл

Ул 1885 елда Буа шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. Буада яшәү мөмкинлекләре тар булганга, атасы гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килә. Ибраһим Казанда “ Мәрҗания” мәдрәсәсен тәмамлый. 1917 елга кадәр Кәримовлар типографиясендә эшли. Ул үзен, Фатих Әмирханнар даирәсендә, алдынгы татар яшьләреннән икәнен күрсәтә, “Йолдыз”, “Кояш” газеталарында языша. Сәйяр труппасы өчен Кирьяков, Шиманский сәхнә әсәрләрен терҗемә итә, шулай ук Лавров, Дригилли, Афиногенов пьесаларын тәрҗемәли.

Октябрь революциясеннән соң оешкан Мөселман социалистлар комитеты сәркатибе. Аның басма органы булган «Кызыл Байрак» газетасында эшли. Соңыннан «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газетлары хезмәткәре. Матбугатта Ибраһим Терегулов, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Габдулла Кариев турындагы мәкаләләр бастыра.

Ибраһим Кули татарча-урысча сүзлекләр төзүдә, тәрҗемәләр өлкәсендә эшли, татар совет матбугатын үстерүдә, татар радиосын булдыруга да күп көч куя.

1935 елда кулга алына, 1936 елда Караганда шәһәре төрмәсендә вафат була.

Хезмәтләре

  • Татарча-урысча сүзлек (Р. Корбангалиев һәм Р. Газизов белән берлектә, 1927)
  • Татар теленең орфография сүзлеге (Исмәгыйль Рәмиев белән берлектә, 1930)