Иван Ищенко
Иван Митрофан улы Ищенко (15 сентябрь 1912, Новоподымка[d], Елисаветград өязе[d], Херсон губернасы, Россия империясе — 17 гыйнвар 1979, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — совет хәрбие, Бөек Ватан сугышында катнашучы, I Балтыйк буе фронтының 43 нче армиясе, 179 нчы укчылар дивизиясе, 234 нче укчылар полкының автоматчылар ротасы отделениесе командиры, Советлар Союзы Герое (1944)[1]. 1944 елның июнендә Витебск-Орша һөҗүм итү операциясе барышында дошманның ныгытылган саклану сызыгын өзүдә һәм Көнбатыш Двина елгасын кичүдә батырлык күрсәтә[2]. 1945 елдан — старшина дәрәҗәсендә запаста, демобилизациядән соң Уфа шәһәрендә яши һәм эшли[2].
Биографиясе
1912 елның 15 сентябрендә Херсон губернасы Елисаветград өязе Новоподымка авылында (хәзерге Украинаның Кировоград өлкәсе Новоукраинка районы) крестьян гаиләсендә туа[1][2]. Башлангыч мәктәпне тәмамлый, хәрби хезмәткә чакырылганчы йөкче булып эшли[1].
1941 елның октябрендә Грузия ССРның Каспи районы хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына чакырыла[1]. 1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында хәрәкәттәге армиядә була[2]. 1942 елда ВКП(б) сафларына керә[1].
Батырлыгы
179 нчы укчылар дивизиянең 234 нче укчылар полкы автоматчылар ротасының отделение командиры сержант И. М. Ищенко Белоруссия ССРның Витебск өлкәсен азат итү буенча стратегик «Багратион» һөҗүм итү операциясе барышында батырлык күрсәтә[2]. 1944 елның 23 июнендә үз отделениесе белән берлектә Шумилино шәһәр тибындагы бистәсе янында немецларның озак вакытлы саклануын өзүдә катнаша[3].
1944 елның 24 июнендә сержант Ищенко отделениесе беренчеләрдән булып Вяжице авылы янында (Вяжище, хәзер Витебск өлкәсе Бешенковичи районының Будилово авылы) Көнбатыш Двина елгасын кичә, каршы ярда плацдарм яулап ала һәм укчы полкның төп көчләренә кичүне ут белән каплап тора[1][3]. 1944 елның 26 июнендә отделение сугышчылары дошманның контрөҗүмен кире кага, Витебск — Бешенковичи автомобиль юлына чыга һәм, 36 автомашинаны кулга төшереп, дошман төркеменең чигенү юлларын кисә; Ищенко шәхсән үзе сугыш барышында өч дошман солдатын әсирлеккә ала[3].
СССР Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 22 июлендәге указы белән «немец баскыннарына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгән һәм шул вакытта күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен» сержант Ищенко Иван Митрофан улына, Ленин ордены һәм 4136 нчы санлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[1].
Сугыштан соң
1945 елда старшина И. М. Ищенко СССР Кораллы көчләре сафларыннан демобилизацияләнә[2]. Даими яшәү өчен Башкортстан АССРга күченә, Уфа шәһәрендә яши һәм шәһәр автотранспорт предприятиеләрендә автомеханик булып эшли[2][1].
1979 елның 17 гыйнварында вафат була. Уфа шәһәренең Көньяк зиратында җирләнгән[1].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Герое (1944 елның 22 июле, 4136нчы санлы «Алтын Йолдыз» медале);
- Ленин ордены (1944 елның 22 июле);
- Кызыл Йолдыз ордены (1944 елның 30 апреле);
- «Хәрби казанышлары өчен» медале (1944 елның 10 мае)[1][3][4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Ищенко Иван Митрофанович (рус.). Патриотический интернет-проект «Герои страны» (1 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Ищенко Иван Митрофанович (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Ищенко Иван Митрофанович (рус.). ГБУКИ РБ Республиканский музей Боевой Славы (1 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ Ищенко Иван Митрофанович (рус.). портал «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — С. 596—597. — 911 с.
- Подвиги их — бессмертны: Справочник о Героях Советского Союза и полных кавалерах ордена Славы из Республики Башкортостан / сост. Р. А. Валишин и др. — Уфа: Китап, 2000. — 400 с.